Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен Әнвәровларга, иганәчеләргә рәхмәт белдерде
Татарча көрәш- татар сүзе, татар моңы, татар мәдәнияте кебек үк милләтебезне саклаучы, яклаучы спорт төре. Илфат Әнвәровның исемендәге турнирны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен бертуган Әнвәровларга олы рәхмәтен әйтте.
Бүген, 23 ноябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә унынчы тапкыр көрәш турниры уза. Юбилей бәйгесендә Татарстан һәм Башкортостаннан килгән яшь көрәшчеләр көч сынаша.
Ярышларны моннан ун ел элек бертуган Әнвәровлар әтиләре истәлегенә, аның туган көне 18 ноябрьдә беренче тапкыр оештырганнар иде. Шуннан бирле турнир ел саен үткәрелеп килде. Актаныш районы хакимияте, Әнвәровлар үзләре, аларның дуслары, татарча көрәш спортын яратучы иганәчеләр ярдәме белән яшь спортчыларны ачыклау, таныту чарасына әверелде.
Бүген турнирны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен бертуган Әнвәровларга олы рәхмәтен әйтте. Һәр елны әлеге турнирны уздыруда зур ярдәм күрсәткән, ярышларны башыннан ахырына кадәр карап тамаша кылучы иганәче Александр Гавриловка Актаныш районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев