Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш район Советы утырышында катнашучы Татарстан хөкүмәте вәкилләре Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районында 2024 елгы эшчәнлектнәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышы уза.

Утырыш эшенә кадәр Актаныш район Советы утырышында катнашучы Татарстан хөкүмәте вәкилләре Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хәрби берлекләр әгъзалары- Әфган, Чечня сугышы ветераннары, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм Германиядә хәрби хезмәт юлы узган райондашларыбыз белән аралаштылар.

 

Утырышта төп чыгыш ясаучы Ленар Зарипов, районның социаль-икътисади үсеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлар, шулай ук киләчәккә юнәлтелән бурычлар турында таныштырды. Утырыш вакытында 2024 елда эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре бәяләнде, район үсешенә ярдәм итүче яңа проектлар тәкъдим ителә.  

Утырышта районның киләчәк үсешенә ярдәм итәрлек яңа карарлар кабул ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев