Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илфак Бариев сайланды

Актаныш район Советының чираттагы сессиясендә катнашкан депутатлар Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесен сайлады. Бүгеннән әлеге вазыйфаны Илфак Бариев башкарачак.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турындагы нигезләмә белән 

 район советы депутатларын Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов таныштырды. Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына ике кандидат- Илфак Бариев белән Лиана Сираева үз кандидатларын тәкъдим иткән иде, алар депутатларны сайлау алды платформасы белән таныштырды. Лиана Рамил кызы үз теләге белән кандидатурасын алды, «самоотвод» ясады.

Район Советы сессиясендә катнашкан 37 депутат та Илфак Бариев кандидатурасын яклап тавыш бирде.

Сессия эшенә җитәкчелек итүче район башлыгы Ленар Зарипов яңа җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде:

-Барлык җитәкчеләрне тигез күреп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, бергәләп матур итеп эшләргә язсын. Депутатларның, кешеләрнең ышанычын акларга кирәк,- диде Ленар Рафак улы.

Яңа гына сайланган район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде:

- Бар көчемне Актаныш районы халкына хезмәт итәргә, сезнең наказларны үтәргә юнәлтермен,- диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев