Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш гимназиясенең югары сыйныф укучыларына бүген беренче дәресне Ленар Зарипов укытты

Мәктәпләребез тулы куәтенә 2023-2024 нче уку елына кереп китте. Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 9-11 сыйныф укучыларын беренче дәрестә район башлыгы Ленар Зарипов укытты.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова укучыларны югары уңышларга дәртләндереп уңышлы уку атнасы һәм яңа уку елы теләде. 

Искиткеч заманча итеп төзелгән уку йорты җәйге каникул вакытында тагы да заманча җиһазларга баеган, бу гимназиядә уку -укыту эшчәнлеген тагы да камилләштерергә ярдәм итәчәк. Барлык милләтләр һәм халыклар үзара дус-тату, шул ук вакытта үз үзенчәлекләрен саклаган халәттә яшәргә, иҗат итәргә, эшләргә зур мөмкинлекләр тудырылган республикада, районда яшибез. Венера Нәсыйх кызы укучыларның рус, татар, башкорт авыллары белән таныш булуларын искә алды, һәр милләтне, һәр халыкны хөрмәт итәргә, аларның милли үзенчәлекләрен ничек бар, шулай кабул итеп хөрмәтләргә кирәклеген ассызыклады. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов туган төбәгебезнең икътисади-социаль үсеше турында тулы  чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, эшмәкәрлек һәм башка тармаклардагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикабызның алдынгы булуы өчен зур көч куя. Яңарышлар күз алдында. Мәсәлән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия үзенең эшчәнлеге белән республикада үрнәк рәвештә үз эшчәнлеген җәелдерә. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, туган республикабыз, районыбызны яратып лаеклы шәхесләр булып үсеп җитегез. Патриотлык үрнәге үзебездә дә бар- районыбызның 140 тан артык егете махсусхәрби операциядә катнаша. Егетләребез сезне, безне, балаларны яклап, батырлыклар күрсәтеп, фашизмга- неонацизмга каршы көрәшә,- дип Ленар Рафак улы укучыларны республика, райондагы тынычлыкның кадерен белеп, гимназиядә тирән белем алырга, тырышып укырга өндәде. 

Дәрес бик эшлекле һәм тәрбияви рухта узды. Укучылар район башлыгының чыгышын зур игътибар белән тыңлады.

10 б сыйныфы укучысы Адилә Зарипова: 

Әлеге дәрестә Актанышым турында бик күп мәгълүмат белдем. Районыбызның үсеше, яңалыклар белән Ленар Рафакович үзе таныштыру ул бик мавыктыргыч булды.  Бу дәрестә тагын бер кат туган телемне, туган җиремне кадерләргә кирәклеген белдем.

Алия Ибраһимова да 10 б сыйныфында укый. Үзенең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укуы белән горурланучы кызны бигрәк тә районның төзелеш тармагы турындагы яңалыклар үзенә җәлеп иткән:

-Актаныш бик матур, биредә яңа биналар төзелә. Аларның архитектурасы заманча, матур. Киләчәктә дә мондый дәресләр булып торсын!

 Ленар Зарипов гимназия дирекциясе белән киңәшкәннән соң дәресләр тематикасын булдырып, аның нигезендә укучылар белән мөһим темага сөйләшүләр алып барачагын әйтте:

Дәресләрдә без нигездә патриотизм турында сөйләшәчәкбез. Патриотизм буенча тәрбияне бер генә дәрестә биреп булмый. Ул бик киңкырлы төшенчә. Бу хакта укытучыларның мәгариф конференциясендә дә фикерләр уртаклашкан идек.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат республикадагы мәгариф учреждениеләре арасында югары урыннарның берсен били. Коллектив бик көчле, гомумән, райондагы уку-укыту системасы, мәктәпләр, укытучылар югары дәрәҗәдә әзерлеккә ия. Яңа уку елында барлык укучыларга уңышлар, сәламәтлек, тырышлык телим. Укытучыларыбыз лаеклы шәхесләр тәрбияләп үстерсеннәр дигән теләктә калам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев