Хәйрия
-
Район инвалидларны социаль яклау фондының 3 нче утырышы узды
27нче май көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 12 гариза каралып, шуларның 9сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 165 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
10 юллама бар! Кемгә?
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, 20 марттан 26 мартка кадәр - каникул вакытында, Мамадыш шәһәрендә урнашкан "Надежда" санаториена 10 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 3-02-80.
-
“Ак кәгазь торналар”
Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән чаралардан Балалар иҗат үзәге дә читтә калмады. 7 декабрь көнне без мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән "Ак кәгазь торналар" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдык. Оригами бәйгесе район күләмендә унынчы тапкыр үткәрелә. Балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтү, үзара аралашу өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә быел 50дән артык...
-
Бер яхшылык икенчесен тарта
Сәламәтлек - иң зур нигъмәт. Кызганыч: каты авыруга дучар булучылар арасында балалар бар, алар башкаларның рухи һәм матди ярдәменә мохтаҗ. Актанышта яшәүче Дания Мухеева, бигрәк тә, яман чиргә тарыган балаларның язмышына битараф түгел. Ярдәм йөзеннән ачылган фондлар, хәйрия чаралары да аны игътибарсыз калдырмый. Авыру балаларга булышу инде гадәтенә әйләнгән. -...
-
Актанышта - Игелек марафоны 2015 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы тәмамланды. Актанышта инде ундүртенче ел үткәрелеп килүче Игелек марафоны инвалидларга лаеклы хезмәт итә. Быел да хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте. Узган ел...
-
Хезмәткә урнашуда ярдәм
7 декабрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова һәм Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова хезмәткә урнаштыруда һәм төрле...
-
15 яшьлек Гөлнарага ярдәм кирәк (+ видео)
Актаныш кызы Гөлнара Гәрәевага куркыныч диагноз куелган. Аңа хәзер дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк. Лира һәм Газинур Гәрәевләр кызларының тизрәк савыгуына ышаналар. Аларның гаиләсе киң күңелле, ярдәмчел райондашларыбызның матди яктан булышуына мохтаҗ. Кыз 2012 елның март аенда авырый башлый. Кисәк башланган авыруны төрле шәһәрләрдә тикшерәләр, әмма бер ел буе...
-
Бушка 10 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Чаллы шәһәрендә урнашкан "Радуга" шифаханәсенә 23 ноябрьдән 10 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтырату кирәк.
-
Яхшылыкка яхшылык белән генә җавап бирәсе килә
Авылдашлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итә. Быел да балаларны, аларның әти-әниләрен, гомумән, барлык авылдашларын сөендереп, әлеге күңелле тантананы оештырырга дип, ерак араларны якын итеп, туган авылына кайтты ул. Дәү әтиләренең...
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
20 май көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 7 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 95 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
1 апрель көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 2 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 11 гариза каралып, шуларның 10сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 105 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде
-
“Түбәтәйле кояш“ көн дә елмайсын
25 март көнне Казандагы "Корстон" комплексында "2014 ел хәйриячесе" республика бәйгесе сигезенче тапкыр уздырылды. Республика җитәкчеләрен, кече, урта, эре сәнәгать оешмаларын, кече бизнес вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, коммерцияле булмаган оешмаларны, хәйрия фондлары вәкилләрен, игелекле кешеләребезне бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү, мәрхәмәтле, миһербанлы булу теләге белән бер табын артына берләштерде ул. Илебез тынычлыгы өчен...
-
“Берсут” лагерына бушка 15 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 20 марттан (язгы каникул вакытына) Мамадыш районы "Берсут" лагерына бушка 15 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтырата ала.
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
10 февраль көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 1 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 12 гариза каралып, шуларның 10сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 235 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
Якташыбызны, дустыбызны, театрның әдәби бүлек мөдирен дәвалауга ярдәм итик!
Хөрмәтле якташлар, татарстанлылар! Көтмәгәндә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова 2014 елның декабрендә авыр операция кичерде. Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48...