Актанышбашта «Алтын бәке» бәйгесендә иң өлкән катнашучыга 86 яшь
Бүген «Ял-Су» базасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап балык тоту ярышлары узды.
Катнашучылар арасында яшьләрне дә, тәҗрибәле балыкчыларны да очратырга мөмкин иде. Иң кечкенә балыкчыга нибары 4 яшь, ә өлкәненә 86 яшь!
Ярышларга төрле төбәкләрдән: Ярославль, Башкортостан, Чайковский, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Сарман районыннан балыкчылар килгән иде. Һава торышының салкын булуыннан берәү дә куркып тормаган. Чараның махсус кунагы җырчы Илназар балыкчыларга уңышлар теләп дәртле җырларын сузды.
Оештыручылар кунакларг һәм катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле пылау әзерләп сыйладылар.
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Маликов Гадел котлау сүзе белән чыгыш ясады, бүгенге чараның җирлектә яшәүчеләрнең берләштерүдә мөһимлеген билгеләп үтте һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев