Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Татарстан Президенты катнашында ачылган Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбен райондашыбыз Артур Галиәхмәтов җитәкли

1 сентябрь, Белем көнендә, Түбән Камада тантаналы рәвештә «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы ачылды. Әлеге «Адымнар» комплексы республикада бишенчесе. Мәктәп линейкасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә булды.

                         «Кадерле балалар, ата-аналар, укытучылар! Бүген 470 меңгә якын бала мәктәпкә бара, - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган халыкны. – Бездә «Адымнар» мәктәбе кебек белем бирүнең шундый яңа формасы булуы бик тә куанычлы. Бу – иң заманча технологияләр. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы бу идеяне уйлап табып кына калмады, ә гамәлгә дә ашыра. Балалар һәм әти-әниләр программадан канәгать калыр дип ышанам. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге мәктәп комплекслары, биредә белем бирү программалары да үзенә бертөрле, заманча».

                            Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көннән Татарстанда шундый алты комплекс эшләячәк, Түбән Камада бишенчесе ачыла.

                           «Безнең өчен иң мөһиме – балалар. Киләчәк – сезнең кулларда. Бишенче мәктәп нәкъ менә Түбән Камада ачыла! Биредә төзүчеләр илдә иң яхшы нефть химиясе комплексларының берсен булдырды», - диде Минтимер Шәймиев һәм исәп буенча бишенче мәктәптә бары тик «5»легә генә укырга кирәклеген искәртте.

                      «Адымнар – Түбән Кама» гимназиясен якташыбыз, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры булып эшләгән Артур Галиәхмәтов җитәкли. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган полилингваль комплекслар булдыру программасы кысаларында төзелгән.

                   Узган елның августында Актаныш авылында да "Адымнар-Актаныш" күп телле белем бирү комплексы ачылган иде. Бүген әлеге мәктәптә узган Белем бәйрәмендә Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев