Татарстанның "Юнармия" 2020 елда Россиядә иң яхшысы булды
2019 ел белән чагыштырганда, хәрәкәтнең төбәк бүлеге күрсәткечләре ике пунктка яхшырган.
«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте хәбәр итә.
2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан "Юнармия" нең позициясе ике пунктка яхшырды.
Смотр-конкурста барлыгы 60 төбәк катнашты. Аларны 30дан артык юнәлеш буенча бәяләделәр.
Чара нәтиҗәләре буенча ТР «Юнармия»се 1 089 балл җыйды. Аның артыннан Калуга өлкәсе бүлекчәсе 848 балл белән, ә Ставрополь краеның «Юнармия» командасы 801 балл белән өченче урынны алды.
«2019 ел нәтиҗәләре буенча Самара хәрәкәте бүлеге иң яхшысы дип танылды»,- диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иң яхшы ун команда арасына Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Красноярск крае, Чувашия, Кемерово һәм Ростов өлкәләре бүлекчәләре кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев