Татарстанның 755 авылына интернет үткәреләчәк
Россия Санлы үсеш министрлыгы интернет һәм сыйфатлы мобиль элемтә булдырылачак торак пунктлар исемлеген раслаган. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл кертелгән.
Бу торак пунктларны интернетка тоташтыру “Элемтә турында” федераль закон нигезендә хәл ителәчәк. Закон буенча халык саны 100дән 500 кешегә кадәр булган торак пунктларда Wi-Fi челтәренә тоташу нокталары булдырылырга тиеш.
Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә кәрәзле элемтә белән - 2 389 авылны.
Актаныш районында 29 авыл исемлектә:
- Адай
- Әҗәкүл
- Аеш
- Аккүз
- Актанышбаш
- Әнәк
- Әтәс
- Буазкүл
- Зөбәер
- Кәзкәй
- Качкын
- Күҗәкә
- Марый Суыксуы
- Мәсәде
- Меңнәр
- Яңа Кормаш
- Иске Кормаш
- Иске Әгбәз
- Иске Айман
- Иске Теләкәй
- Татар Ямалы
- Олыимән
- Тыңнамас
- Түке
- Уразай
- Усы
- Чалманарат
- Чуракай
- Чәчер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев