Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстанда алдагы тәүлектә кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде.
Бу хакта бүген ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иткәннәр. Татарстанда 6 сентябрьдә төнлә һәм иртә белән кырау төшәчәк. "Бу көнне Татарстан Республикасы территориясендә һава һәм туфракта урыны белән -1 градуска кадәр суык көтелә", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев