Татарстанда ел башыннан полицейскийлар наркоҗинаятьләрне 20% ка күбрәк ачкан
2020 елда 99 җинаять ачылган, шуларның 22се оешкан төркемнәр тарафыннан кылынган.
2020 ел башыннан Татарстанда полиция хезмәткәрләре наркоҗинаятьләрне 20 процентка күбрәк ачкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УНК башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.
«2020 елның биш аенда наркотикларга бәйле 2 100дән артык җинаятькә чик куелды. 99 җинаять буенча тикшерү эшләре төгәлләнгән, аларның 22се оешкан төркемнәр тарафыннан башкарылган», – дип билгеләп үтте Жданов.
Моннан тыш, полицейскийлар наркотиклар кулланган өчен – 3 меңнән артык һәм аларны саклаган өчен-244 административ беркетмә төзегәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев