Шәхси йорт янып әтисе һәм улы һәлак булган
Янгынның гомуми мәйданы 18 кв. метрны тәшкил иткән.
Фаҗига Лаеш районында килеп чыккан. Ике катлы кирпеч йорт яны янган. Бу хакта "Татар-информ"МА яза.
Ликвидациядән соң янгын сүндерүчеләр 71 яшьлек ирнең һәм аның 46 яшьлек улының гәүдәләрен тапкан.
Янгын килеп чыгу сәбәбен ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев