Гадәттән тыш хәл: Казанда лифтта ир-атка атканнар
Казанда «Перехват» планы игълан ителде - ир-атны атып үтергәннәр. Үтерүчене эзләү бара.
Казанда гадәттән тыш хәл булу сәбәпле, «Перехват» планы игълан ителде. Ир-атның үле гәүдәсе табылган йортның подъездын полиция саклый, оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр ителә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Ир-атка ау мылтыгыннан атканнар дигән фараз да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев