Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ярты миллион агач утыртылачак
Агачлар урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктларында, паркларда, скверларда һәм аллеяларда утыртылачак.
Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.
Үсентеләрне утырту Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында узачак. Республикада акция 25 апрельдә старт ала һәм Республикабызның - ТАССРның яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган 381,9 мең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерәчәк.
«Татарстанда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак», — дип билгеләп үтә республика ведомствосының матбугат хезмәте.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр үтәячәк-дистанцияне үтәргә һәм шәхси саклану чараларында ике кешедән дә артмаган санда агачлар утыртачак.
Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктлары чатында паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.
Безнең районда да әлеге эшне башлап җибәрделәр. Күлле Кимедә дә 75 еллыкка 75 агач утырттылар. бу хакта хәбәр иткән идек.
Халыкара акция кысаларында Россия һәм БДБ илләре территорияләрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион корбан истәлегенә агачлар утырту күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев