Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында соңгы кыңгырау чыңлады?
Азактан укучылар соңгы саубуллашу вальсын башкардылар
Бүген, 22 май көнне, районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... кабатланмас хатирәләр... дулкынландыргыч мизгелләр...буллашты, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха алды.
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе 24 укучысын соңгы дәрескә дәште. Кызлар, гадәттәгечә, мәктәп формасыннан, чәчләренә ак бантлар такканнар. Егетләр, әлбәттә, костюмнан. Күңелле дә, моңсу да - алда яңадан-яңа сынаулар, олы тормыш юлы көтә. Ә бүген - соңгы кыңгырау…Гимназия директоры Венера Хаева аларга иң изге теләкләрен ирештерде. Соңгы кыңгырау тантанасында район башлыгы Энгель Фәттаховта да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул унберенчеләргә дәүләт имтиханнарында уңышлар теләде. Аннан соң укучылар соңгы саубуллашу вальсын башкардылар.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев