2021 елда законнарда нинди үзгәрешләр көтелә?
“Удаленка”да эшләүче хезмәткәрләрнең хокукларын яклыйлар, 5 миллионнан артык керемгә салым күләме арта, Татарстанрайоннары сорау алуга әзерләнә башлый. 2021 елда гамәлгә керүче законнар һәм кагыйдәләртурында “Татар-информ” материалында укыгыз.
Минималь хезмәт хакы күләме арта, пенсияләр индексацияләнә
1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 5,5 процентка артып, 12792 сум тәшкил итәчәк. Беренче җапкыр минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан артып китә. Россиядә яшәү минимумы күләме, 3,7 процентка артып, 11653 сум, дип билгеләнә.
Яшь буенча пенсия 6,3 процентка артып, 17443 сумны тәшкил итәчәк. Иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 6044 сум 48 тиен була. Пенсияләр һәр пенсионерныкы төрлечә артачак. Социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнә.
“Удаленка”да хезмәткәрләрнең хокукларын яклаячаклар
1 гыйнварда дистанцион эш үзенчәлекләре турында закон гамәлгә керә. Аның нигезендә, эш күләме сакланган очракта “удаленка” хезмәт хакын киметү өчен сәбәп була алмый. Әлеге закон шулай ук эш һәм ял вакытларын, эш бирүче белән хезмәткәрнең үзара аралашу тәртибен билгели.
Читтән торып эшләүче хезмәткәрләрне эштән куу тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде. Алар ике көн рәттән җитди сәбәпсез эш бирүче белән элемтәгә чыкмаган өчен эштән куыла ала.
Дәүләт хезмәтләрен алу җиңеләя
1 гыйнвардан дәүләт хезмәте күрсәтүче органнарга гариза бирүчедән аның хезмәт хакын раслаучы документлар, опека һәм попечительлек органнары карарларын таләп итү тыела.
Гражданлык хәлләре актларын дәүләт теркәве турында таныклыкны ул башка дәүләттә алынган очракта гына тапшырырга кирәк була. Шушы ук таләп белем бирү турындагы, фәнни дәрәҗә һәм исемнәр турындагы документларга да кагыла.
5 миллионнан артык керемгә салым да арта
Еллык керемнәре 5 миллион сумнан артып китүче гражданнар өчен салым 15 процент тәшкил итәчәк. Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, бу акчалар авыр һәм сирәк очрый торган диагнозлы балаларны дәвалауга тотылачак.
Бер тапкыр гына кергән мондый акчаларга бу салым кагылмый. Мәсәлән, кеше фатирын яки машинасын саткан очракларда.
Айныткычларны ачалар
1 гыйнвардан түләүле медицина айныткычлары булдырыла башлый. РФ субъектларындагы оешмалар дәүләт-шәхси партнерлык базасында эшлибашлый. Бу төбәкләр әлеге өчреждениеләргә эләккән кешеләрдән хезмәт күрсәткән өчен акча түләтергә мөмкин, дигән сүз.
Татарстан
Районнар халык санын алу өчен вәкаләтләр ала
2021 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сәбәпле Татарстан муниципаль берәмлекләренә өстәмә вәкаләтләр бирелә. Муниципалитетлар халык санын алучыларны эш бүлмәсе, транспорт, мәгълүмат чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук халык санын алу документларын саклау өчен саклана торган бина булырга тиеш.
“Айтишник”лар өчен салым 1 процентка төшә
2021–2023 елларда IT-компанияләр өчен җайлаштырылган система буенча салым ставкалары төшә. Салым түләү объекты булып керемнәр торса, салым 1, ә чыгым күләменә киметелгән керем булса – 5 процент күләмендә салына.
Эшмәкәрләр өчен патентлар исемлеге киңәйтелә
2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда салым билгеләүнең патент системасы гамәлгә керә. Татарстан хакимияте салым билгеләүнең патент системасына күчәргә мөмкин булган шәхси эшмәкәрләр исемлеген киңәйтте. Шул исәптән керемгә бердәм салым түләгән хезмәткәрләр дә патент ала алачак.
Үзгәрешләр нигезендә хәзер 82 төр эшчәнлеккә патент алырга мөмкин (элек 63 иде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев