Чалманарат почта бүлекчәсе районда барлык күрсәткечләре буенча да алдынгы урыннарда атлый. 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып барганда, без әлеге бүлекчәдә булып, кызларның үзләре белән якыннан аралашып кайттык.
Чалманарат почта бүлекчәсе Чалманарат, Шәбез, Калмаш, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй авылларындагы 224 хуҗалыктагы 684 кешегә хезмәт...
Чалманарат почта бүлекчәсе районда барлык күрсәткечләре буенча да алдынгы урыннарда атлый. 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып барганда, без әлеге бүлекчәдә булып, кызларның үзләре белән якыннан аралашып кайттык.
Чалманарат почта бүлекчәсе Чалманарат, Шәбез, Калмаш, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй авылларындагы 224 хуҗалыктагы 684 кешегә хезмәт күрсәтә. Бүлекчә белән 7 ел инде Гөлфинә Кашапова җитәкчелек итә. Кеше белән уртак тел табучы, яхшы мөгамәләдә булган әлеге ханымны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Башта социаль хезмәткәр булып эшләгән Гөлфинә апа почта бүлекчәсенә дә нәкъ менә кешеләр белән аралашырга яратканы өчен күчә һәм һич тә үкенми. Кул астында эшләүче хат ташучылары белән уртак фикергә килеп, бер максат белән хезмәт куя алар. Авыл халкына газета-журналлар, пенсия өләшәләр, утка, суга, газга түләүләр кабул итәләр.
- 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен безнең бүлекчәгә 544 данә вакытлы басмага яздыру планы куелган иде. Әлегә шуның 501 данәсенә яздырдык. Подписка төгәлләнгәнче планны үтәп чыгарбыз дип ышанабыз, - ди Гөлфинә апа.
Халык күбрәк "Актаныш таңнары", "Акчарлак", "Ирек мәйданы" газеталарына языла икән.
Бу эштә хат ташучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. Алар һава торышының нинди булуына карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, халыкны мәгълүматлы итү өчен шактый чакрымнар үтәләр. Әлеге почта бүлекчәсендә эшләүче өч хат ташучының икесенең стажы инде 27 шәр ел.
Шәбез, Калмаш авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Диләрә апа Исламова хезмәтен яратуын яшерми.
- 27 елга якын эшләү дәверендә үз участогымдагы һәр кешене биш бармагым кебек беләм. Шәбез һәм Калмаш авылларында яшәүчеләр белән уртак тел табу җиңел. Газета-журналларга яздыру вакытында берсе дә каршы килми. Аеруча Гайнетдин Дәүләтшин, Әлфия Исрафилова, Хәния Шагалиева гаиләләре күпләп языла. Безнең килүне көтеп алалар. Пенсияләрне көнендә таратабыз.
- Элекке чорлар белән чагыштырганда хезмәтегез бераз җиңеләйгән кебекме?
- Әйе, хезмәтебез күпмедер җиңеләйде дияр идем. Хезмәт хаклары да артты. Эш урыныбыз да яхшырды. Киләчәктә дә әйбәт итеп эшләргә язсын.
Диләрә апага 184 данә газета-журналга яздыру планы куелган, ул аны һәрвакыт арттырып үти. Димәк, вакытлы матбугат килгән саен шул тикле газета-журналны иңнәрендә күтәреп йөри дигән сүз бу.
Түбән Гәрәй һәм Югары Гәрәй авылларына хезмәт күрсәтүче Римма апа Ибәтуллинаның да стажы 27 ел. Башка авылга барып газета-журналлар өләшсә дә, зарланмый ул.
- Моннан 20 еллар элекке вакытлар белән чагыштырганда, газета-журналларга язылучылар бермә-бер кимеде. Хәзер яшьләр күбрәк интернеттан файдалана. Өлкәннәрнең күпчелеге кыйммәт дип язылмый. Урта буын кешеләре генә вакытлы матбугатка язылуны кулай күрә.
- Үзебезнең район газетасын үземне белгәннән бирле алдырам. Райондагы яңалыкларны шуннан укып беләм. Беренче битеннән ахыргысына тикле укып чыгам. Барысы да кызыксындыра. Язмалар ошый. Гомер булса, киләчәктә дә язылачакмын, - ди гомер буе савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, 77 яшьлек Роза апа Авзалова.
Вакытлы матбугат чараларыннан, Роза апа кебек, рухи азык алучылар күбрәк булса, әлбәттә, яхшырак булыр иде.
Почта бүлекчәсенә ай саен 30 мең сумлык көнкүреш товарлары сату планы да җиткерелә. Кызлар аны да ай саен үтәп баралар. Гөлфинә апа 2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча "Үз һөнәренең остасы" номинациясендә бүләкләнде.
Биредә бер генә яңалыкны да игътибардан читтә калдырмыйлар. "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә дә теләп кушылганнар. Һәрберсе якыннарын икешәр-өчәр басмага яздырган. Җирлекләреннән Рәзилә апа Хөсниярова, Фирия апа Хуҗина, Гөлфия апа Кашапова да, акциягә кушылып, оныкларын журналлы иткәннәр.
Әлеге акциягә кушылучылар районда да шактый булды. Район почта бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы акция барышында күңеле җиткән кешеләр үзләренең якыннарын, аз керемле гаиләләрне 111 данә басмага яздырганнар. Үзебезнең мөхәррият тә биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан 10 ветеранын "Актаныш таңнары" газетасына яздырды. Мондый матур гадәт бездә күптәннән килә инде.
Нурулла Нурлыев, газета ветераны:
- Беркем дә инкарь итә алмас: безнең "Актаныш таңнары" газетасы район халкының яратып укый торган басмасы булып тора. Без аны көтеп алабыз. Шактый еллар инде алар үзләренең ветераннарын район газетасына яздыралар. Аның өчен хәзер инде үзем дә ветеран буларак бик рәхмәтле. "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән акция кысаларында башка оешма-предприятие җитәкчеләре дә, аерым кешеләр дә үзләренең якыннарын яраткан басмаларына яздырсалар, бик яхшы булыр иде.
Язмамны "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры Илназ Хөҗҗәтов фикере белән тәмамлыйм.
- 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясен, иң беренчеләрдән булып, Андрей Кузьмин башлап җибәрде. Аны Дәүләт Советы депутатлары, министрлар да хуплады. Район башлыгы Фаил Мисбах улы, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Акция кысаларында һәркем әти-әнисен, якыннарын, балалар йортларын, картлар йортларын, мохтаҗ гаиләләрне газета-журналларга яздырып, сөендерә ала. Барлык район халкы үзебезнең район яңалыклары белән таныштырып баручы "Актаныш таңнары" газетасына язылсын иде.
Нет комментариев