ТИЗДӘН АКТАНЫШТА: ТР “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннары программасы
10 -14 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.
10 сентябрьдә волейбол командаларының Актанышка килүе көтелә. Волейбол (ир-атлар) – “Батыр” спорт комплексында. Волейбол (хатын-кызлар) – технология техникумында. Ярышлар 11, 12 сентябрьдә 10.00-18.00 сәг., 13 сентябрьдә 10.00-16-00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.тә уза.
11 сентябрьдә өстәл теннисында уйнаучылар, савымчылар, механизаторлар килә.
Өстәл теннисы ярышлары – “Иман” спорт комплексында, 12 сентябрьдә 9.00-20.00 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг., 14 сентябрьдә 10.30-12.00 сәг.
Савымчыларның җиңел атлетика ярышы – үзәк стадионда, 12 сентябрьдә 11.00-12.00 сәг. Савымчыларның саву аппаратларын сүтеп-җыю ярышлары – сабантуй урынында, 12 сентябрьдә 17.30-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-15.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Механизаторларның җиңел атлетика ярышы – үзәк стадионда, 12 сентябрьдә 12.00-13.00 сәг.
Механизаторларның трактор йөртүе – сабантуй урынында, 12 сентябрьдә 16.30-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-15.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Көчлеләрне ачыклау – “Батыр” спорт комплексында, 12 сентябрьдә 16.00-17.00 сәг. (ир-атлар һәм хатын-кызлар гәүдә күтәрүдә).
Мас-рестлинг – Җиңү паркы мәйданында, 12 сентябрьдә 15.00-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.30-14.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Көрәш – гимназия-интернат спортзалында, 12 сентябрьдә 15.00-18.30 сәг. 13 сентябрьдә 9.30-14.00 сәг, 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Җиңел атлетика – үзәк стадионда 13 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг., 13.00-16.00 сәг. 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Шашка – балалар иҗат үзәгендә 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Шахмат – балалар иҗат үзәгендә 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Бадминтон – “Батыр” спорт комплексында 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.
Аркан тартышу – чаңгы трассасында 13 сентябрьдә 15.00-17.00 сәг. 3-4, 1-2 урыннар өчен финал ярышлары 19.00-20.00 сәг.
Ачылу тантанасы – үзәк стадионда 13 сентябрьдә 18.00 сәг.. Концерт. Мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика буенча җиңүчеләрне бүләкләү.
Волейбол, өстәл теннисы, мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, саву аппаратларын сүтеп җыю, трактор йөртү буенча финал уеннары 14 сентябрьдә.
Ябылу тантанасы – үзәк стадионда 14 сентябрьдә 17.00 сәг. Барлык төр ярышлар буенча җиңүчеләрне бүләкләү.
Хөкемдарларның коллегия киңәшмәләре район мәдәният йортында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев