“Таттелеком” актанышлыларга бәйрәм бүләк итте (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Актаныш районы елдан-ел төзекләндерелә һәм матурлана бара. Замана белән бер адымда атларга омтыла ул. Шундый максатны күздә тотып Актаныш "Куркынычсыз Татарстан" проектында катнаша. БЕЛЕШМӘ: Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде. Проектның икенче этабы...
Актаныш районы елдан-ел төзекләндерелә һәм матурлана бара. Замана белән бер адымда атларга омтыла ул. Шундый максатны күздә тотып Актаныш "Куркынычсыз Татарстан" проектында катнаша.
БЕЛЕШМӘ: Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде.
Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге, район үзәкләрендәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шөгыльләнә, ә төп башкару эшләре "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенә йөкләнгән.
Әлеге проект кысаларында, Актанышта яшәүчеләрнең балалар куркынычсызлыгын сакларга һәм шәхси автотрантспортын күзәтергә мөмкинлекләр туа.
Август аена кадәр "Куркынычсыз ишегалды" проекты нигезендә Актаныш буенча 106 камера урнаштырылырга тиеш иде. Бүген исә алар официаль рәвештә район үзәгендә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын саклый башлады.
Шушы уңайдан бүген "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте актанышлылар өчен бәйрәм ясады. Ул "Актаныш басмалары" ял паркында оештырылдан иде. Чарада "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үзе дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев