СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР: Актаныш технология техникумы республикадагы иң яхшы уку йортлары арасына керүен тагын бер кат дәлилләде
5 июль көнне Кукмара шәһәрендә урта һөнәри белем бирү уку йортларының еллык йомгаклау җыелышы булды. Анда 2017/2018 уку елына йомгак ясалып, 2018/2019 уку елына бурычлар куелды.
Соңгы еллардагы Актаныш технология техникумы уңай якка зур үзгәрешләр кичерә. Әлеге еллык эшчәнлекне бәяләү җыелышында да бу ачык күренде: техникум бик күп мактауларга лаек булды.
Республика һөнәри уку йортлары арасында үткәрелгән “Азык белән студентларны тәэмин итү” – “Контрольная закупка-2017” конкурсында Актаныш технология техникумы беренче урынны яулады.
Гомуми эшчәнлек буенча – бишенче урында.
Техникумның шундый зур уңышларга ирешүе – районыбыз балаларының киләчәктә дә үзебездә яхшы белем алачакларына тагын бер дәлил.
2018/2019 уку елына Актаныш технология техникумы түбәндәге һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укучылар кабул итә:
- авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинист,
- авыл хуҗалыгын механикалаштыручы,
- авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүче,
- җәмәгатьчелек туклануы азык-төлек технологы,
- авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру,
- хисапчы.
Билгеле инде, булачак студентларны барлык җиһазлары һәм мөмкинлекләре булган уку йорты, шулай ук яңартылган, уңайлы мөмкинлекләр тудырылган тулай торак көтә. Техникумыбызга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев