САБАНТУЙЛАРНЫ ЯКЫНАЙТЫП: Ык елгасы-дуслык елгасы
Быелгы Сабантуй бәйрәме үзенчәлекле уза.
Гадәттә, шимбә көнне авылларда, якшәмбе район Сабан туе була иде. Актанышта 16 июнь көнне Ык буе татарларының Сабан туе уздырылу сәбәпле, район бәйрәме аның белән берләште. Авыл җыеннары бу атнаның шимбә яки якшәмбесендә җирлек халкын, төрле якка сибелгән якташларны, кунакларны бергә туплый. Икенче атнада исә –Ык буе Сабан туе.
Ык буе татарларының Сабан туе беренче тапкыр 2017 елда Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында узган иде. Бу үзенчәлекле Сабантуйны шушы авыл эшмәкәре, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов оештырды. Былтыр Ык буе татарлары Азнакайга җыелды. Быел Ык елгасы буйлап урнашкан Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург өлкәсеннән 14 район вәкилләре Актанышка килә. Бу зур чара алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Галим-археолог, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Альберт Борһанов җыенның 14-15 июнь көннәрендә “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе белән башлануын әйтте. “Ык буена безнең татар халкының тарихы, мәдәнияте тупланган. Казан, Себер, Ногай татарлары, төньяк-көнбатыш Казахстандагы татарлар этногенезга кереп барганбыз, берләшеп, бер милләтне барлыкка китергәнбез. Төрле чорларда территориаль яктан чикләр белән бүленеп калсак та бер үк гореф-гадәтләр, милли үзенчәлекләр хас безгә. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән археологик эзләнүләр, тарихи өйрәнүләр алып барыла. Шулай ук төбәк тарихчылары да үткәннәрне зур кызыксыну белән өйрәнә.Фәнни-гамәли конференциядә сөйләшер сүзебез күп булачак”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Альберт Борһанов.
Актаныш – татар авылының үрнәк моделе
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев елга буйларына урнашкан татар авылларының күбрәк сакланып калуы турында белдерде. Узган ел Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестиваленә килгәч, Фәрит әфәнде район белән ныклап таныша. Болгавыр заманнардан соң да Актаныштагы татар авылларының үз йөзен, саф татар сөйләмен, гореф-гадәтләрен, мәдәният-сәнгатен югалтмыйча, бүгенгә кадәр саклап килүен уникаль күренеш дип бәяләде ул.
– “Актаныш моделе” башка елга буйларында урнашкан, татар яшәгән төбәкләргә күчеп, икътисади-
социаль проблемаларны күтәрә торган проект булып үсеп җитәргә тиеш,– диде Фәрит Уразаев.
Татарстан, Башкортстан, Оренбург–барысы да безгә килә
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева 16 июньдә үтәчәк Ык буе Сабан туеның программасы белән таныштырды. Су юлыннан килүче кунакларны “Ак кала” проекты каршылаячак. “Ак кала” район авыл мәдәният йортлары арасында март, апрель аенда уздырылган “Үткәннәрдән киләчәккә таба” фестивале җиңүчеләре көче белән әзерләнә. Районыбызның һәр авылы үз тарихы, шәҗәрәсе, һөнәрчеләре, гомумән, халык байлыгын күрсәтәчәк. Актанышның брендына әверелгән “Икмәк”, “Каз”, “Чәй” аланнарында милли йола, гореф-гадәтләр, ярминкәдә Актаныш һөнәрчеләре эшләре тәкъдим ителә. Оренбург өлкәсенең Абулино, Каргалы, Башкортстанның Ярмәкәй, Бишбүләк, Бакалы, Шаран, Октябрьский, Туймазы, Татарстанның Ютазы, Баулы, Азнакай, Минзәлә, Мөслим районнары үз утарларында төбәкләре белән таныштырачак.
Төп мәйданда районыбызның уңганнары, кыр батырлары хөрмәтләнәчәк. “Авылның милли йөзе” бәйгесенә йомгак ясала. Райондагы “Иң матур татар авылы урамы”, “Иң матур татар өе”, “Милли татар капкасы”, “Иң милли бизәкле татар кашагасы”, “Өй эче иң нурлы булган йорт”, “Иң төзек чишмә”, “Иң төзек мәчет” билгеләнә. Аларны Сабан туе кунаклары зур экраннан күреп торачак. Барча кунакларны сәнгать осталарының зур концерт-тамашалары, татар халкының милли уен- бәйге җиңүчеләрен Сабантуйның саллы бүләкләре көтә. Татар атлары токымлы чабышкылар ярышы да
кызыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев