Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОНДА ТЕРКӘЛГӘН УРЛАШУЛАРГА КҮЗӘТҮ: Затлы тун, акча, койма – бездә бар да урлана

Кыска гына вакыт аралыгында да Актаныш районында урлашу матдәсе буенча шактый фактлар теркәлгән.

Иң аянычы: угрылар сайланып тормый - дәүләт милкенә дә, хуҗалык байлыгына да, шәхси затларның мал-мөлкәтен дә хуҗа булудан тартынмый алар. Кирәкме, кирәкмиме – анысы мөһим түгел, кайбер урлашу  кәкре кулның “кычытуын” басу өчен  генә дә кылынмый микән дигән шик тә туа. 

Мисал өчен 21 сентябрь көнне билгесез зат Киров – Пучы юлында урнаштырылган юл билгеләрен урлап, 10 500 сум күләмендә зыян сала. 30 сентябрьдә бу уңайдан җинаять эше кузгатыла. Кемгә һәм ни өчен кирәк булган соң ул юл билгеләре? Угрыны тапкан очракта, мөгаен, аңа юлланган иң беренче сорау шушы булыр.

Июль аенда “кәкре” куллы бәндәләр Уразай авыл җирлеген дә 33 756 сумга бөлдергән булып чыкты. Җирлек территориясеннән урланган комга шушы бәя куелган. Җинаять  эше ачылган – әмма  ком инде күптән измәгә кулланылгандыр шул. Һәр хәлдә бушка килгән мондый табигый байлыкны берәү дә матурлык өчен саклап ятмас. 


Кагыйдә буларак, угрыларның күзен хуҗасыз яткан мал-мөлкәт аеруча кыздыра.  26 сентябрь көнне  “Әнәк” агрофирмасына да берәү законсыз үтеп кереп, комбайн багыннан 90 литрдан артык дизель ягулыгы агызып ала. Зыян күләме – 3 454 сум. Шунысы гына аңлашылмый: бәясе миллионнар белән исәпләнгән техника урыннары  бүген дә сакчысыз микәнни?

Чуракай авылының “Чуракай” кибете дә билгесез заттан 30 865 сум зыян күргән. Кылынган җинаятьнең төгәл көне дә билгеле булмау гаҗәпләндерде: хәл 5- 7 сентябрь аралыгында булган. Авыл кибетеннән бу кадәр суммага товар урлау өчен бер генә көн җиткәнме, әллә берничә көнгә сузылганмы угрылык? 

Ни кызганыч, шәхси секторларда да урлашу очраклары даими теркәлеп тора. Соңгы вакытта мондый фактлар Иске Байсар, Күҗәкә, Терпеле, Шәбез авылларында теркәлгән. 

Элеккерәк елларда авыл халкы йозакның ни икәнен дә белмәде. Ишеккә терәп куелган себерке  хуҗаның өйдә түгеллеген күрсәтеп торучы төп билге иде. Әмма ул заманда халык та башка булгандыр – урлашу юк иде бит, җәмәгать! Кашык та югалмаган ул чорда! Ә менә 5 октябрь көнне Иске Байсарда яшәүче бер гаиләгә үтеп кергән угры йортны “ялтырата язган”. Акча, алтын, хәтта затлы тун да “очкан”. Бу факт буенча җинаять эше ачылып, билгесез затны ачыклау юнәлешендә  эш бара. 

Күҗәкәдә кылынган җинаятьне дә  кайнар эздән ачыклап булмаган, чөнки йорт верандасында сакланган инструментларның кайчан югалуын тәгаен белүче юк. Вакыйга үзе 22 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр аралыкта булган кебек фаразлана. Хуҗага 22000 сумлык зыян салынган – анысы факт. 

Терпеле авылында берәү берәүнең койма профнастилын “чәлдергән”. Зыян күләме -11 660 сум. Ярый әле хуҗалар сизгер булган. Хәер, койма кашык түгел, юклыгы күзгә ташланмый кала алмый. 

Шәбез авылында яшәүче райондашыбызның йортыннан да сентябрь аенда 3 000 сум күләмендә акча “аякланган”. Аның кай тарафка китүе генә билгеле түгел – тикшерү бара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев