"Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, коррупция дә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката", - дип язган Санкт-Петербург шәһәре адвокатлар коллегиясе әгъзасы, үткәнендә аеруча әһәмиятле эшләр буенча тикшерүче Александр Кирпичников үзенең "Россиядә ришвәт һәм коррупция" дип аталган китабында. "Зур энциклопедия" коррупцияне "сатып алу" дигән латин сүзеннән алынган куркыныч...
"Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, коррупция дә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката", - дип язган Санкт-Петербург шәһәре адвокатлар коллегиясе әгъзасы, үткәнендә аеруча әһәмиятле эшләр буенча тикшерүче Александр Кирпичников үзенең "Россиядә ришвәт һәм коррупция" дип аталган китабында. "Зур энциклопедия" коррупцияне "сатып алу" дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: "Хезмәт вазифасыннан шәхси баю максатында файдалану". Аңа каршы көрәш даими бара, әмма аңа карап кына бу зәхмәт көче кими микән? Район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Ренат Газизов белән әңгәмәбез шул хакта.
Ренат Рөстәмович, хезмәт вазифаларын кулланып, үзләренә файда алырга омтылу булган, бар, булачактыр да. Без коррупция дип йөртә торган афәтнең тамырлары бик тирән һәм, дөресен генә әйткәндә, бүген тормышыбызны аннан башка күз алдына да китермибез. "Әле кем ала икәнен белсәк, бирер идек" дип, кулларына акча тотып, балаларын ВУЗга кертергә килгән ата-аналарга ни дисең? Хастаханә юлларын таптаганда шуннан башка булмый да. Акча биреп, проблемаларыңны хәл итү тизрәк һәм җиңелрәк.
- Әмма аңа каршы көрәшми булмый. Коррупциягә каршы көрәш турында законнарның үтәлешен РФ генераль прокуроры һәм Татарстан прокуроры боерыгы нигезендә район прокуратурасы тикшерә. 2016 елда бу өлкәдә 51 закон бозу очрагы ачыкланган. Шулар эченнән 3 зат административ җаваплылыкка тартылган, 28 муниципаль хокукый акт кире кагылган, 19 карар чыгарылган. Боларның нәтиҗәләре буенча 28 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган, суд органнарына 2 дәгъва гаризасы кертелгән.
- Бу очраклар турында тулырак сөйләп китсәгез иде.
- Ел саен дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керем һәм чыгымнары турында биргән мәгълүматларының дөреслеккә туры килү-килмәве тикшерелә. 2015 ел буенча биргән мәгълүматларда район муниципаль хезмәткәрләре арасында керемнәрен, шулай ук, шәхси саналучы милек һәм транспорт чараларын тулысынча күрсәтмәгән затлар ачыкланды. Район эчке эшләр бүлегеннән бирелгән белешмәләрдә дә шундый төгәлсезлекләр табылды. Бик күп муниципаль хезмәткәрләр, гомумән, үз шәхси транспорт чаралары турында телгә алмаганнар. Прокурор карары нигезендә, мондый коррупцион хокук бозуларда гаепле дип табылган 19 муниципаль һәм 8 дәүләт хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
- Төгәлрәк мисаллар белән әйтсәк...
- Бу фактлар турында без газета битләрендә хәбәр итеп торабыз: элекке дәүләт хезмәткәрен "Актаныш-Икмәк" ҖЧҖнә эшкә алганда, оешма җитәкчесе аның соңгы эш урынына, бу очракта, район эчке эшләр бүлегенә бу турыда 10 көн эчендә хәбәр итмәгән. Җәмәгать судьясы карары нигезендә, оешма директоры РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.29 маддәсе буенча 20 мең сум штрафка тартылды. Нәкъ шул маддә буенча "Чоо "Т.А.Ш" ҖЧҖ директоры җавапка тартылып, шул ук күләмдә штраф белән "бүләкләнде".
- Ел дәвамында коррупцион юнәлештәге ике җинаять эше кузгатылды, дидегез.
- Әйе, аларның берсе буенча гаепле затка җәза бирелде, икенче эш әле тикшерү барышында.
- Бик күп ата-аналардан мәктәп яки балалар бакчаларына йөрүче ул-кызлары өчен өстәмә эш эшләргә яки ремонт өчен акча җыярга туры килүе хакында еш ишетелә. Ә сезгә бу хакта мөрәҗәгать белән кергәннәре юкмы?
- Юк, гәрчә, халык мөрәҗәгать итсен дигән максатта ел дәвамында прокуратурадан белдерүләр бирелә. Узган елның 12 декабрендә - Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә - консультация өчен мөрәҗәгать итүчеләр булды, әмма нәкъ менә законсыз акча җыю, ришвәт сорау яки алу турында ел дәвамында бер генә сорау-мөрәҗәгать тә кермәде. Әмма без үзебез бу юнәлештә тикшерүләр алып барабыз. Әйтик, район мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты турындагы нигезләмәсенең һәммәсендә дә әти-әниләргә шушы биналарны төзекләндерү, территорияне яшелләндерү, хуҗалык инвентарьларын төзәтү, кирәк-яраклар белән тәэмин итү, мебель ясап бирү, хуҗалык һәм матди-техник базаны ныгыту кебек эшләрне йөкләү нормалары булуы ачыкланды. Прокуратура тикшергәннән соң, бу законсыз нормалар гамәлдән чыгарылды.
- Юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларның ничек итеп акча эшләүләре турында "сакаллы" анекдотлар йөри, халык аларның юл читендә торуын нәкъ менә шул максаттан чыкканнар дип кабул итә.
- Дөресен әйткәндә, ДАИ хезмәткәрләренә карата зарлар безгә дә күп керә. Әмма, кагыйдә буларак, шикаятьләрне, нигездә, исерек хәлдә эләккән йөртүчеләр, ягъни гаеплеләр үзләре үк яза - бәлки, җаваплылыктан качып котыла алырмын, ятып калганчы, атып кал, дигән өмет белән. Аларның гаепләре ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланып, документлаштырылган.
- Коррупция күренеше белән очрашкан райондашларыбыз прокуратура хезмәткәрләренә аноним мөрәҗәгать итә аламы?
- Юк. Миңа килеп мөрәҗәгать итүләре кирәк. Әлбәттә, башта безнең кабул итү бүлмәсенә 3-09-13 телефон номеры аша шалтыратып, күрешү турында алдан сөйләшеп куярга мөмкин, әмма аноним мөрәҗәгатьләр кабул ителми.
Нет комментариев