Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ СОЛДАТЛАРЫН БАРЛЫЙ: Иртәгә ил сагына басачак райондашларыбыз сәламәтме? (БЕЗ БЕЛЕШТЕК)

Кызганычка каршы, соңгы елларда хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең сәламәтлекләре урынлы борчу тудыра. Бу хакта 19 елдан артык гомерен егетләрне хәрби хезмәткә озатып, каршы алган район хәрби комиссариаты вәкиле Рузил Нафиков та азсызыклады

 Ил күләмендә 1 апрельдән старт алган язгы чакырылыш ике айдан артык вакыт эчендә 18 яшьтән өлкән егетләрне армия сафларына озату хәстәрен күрәчәк. 

Актаныш районының хәрби комиссариатында да язгы “урак өсте”. Иртәнге сәгатьләрдән үк бирегә быелдан солдат итеге кияргә тиешле асыл егетләребез җыйнала. Аларны медицина комиссиясе 8 юнәлеш буенча тикшерә: белгечләр - хирург, терапевт, психиатр, окулист, стамотолог, невролог, дермотолог, окулист, отоларинголог, аларның сәламәтлегенә үз бәяләрен бирә. 

10 апрель көнне исә Актаныш егетләре Казаннан килгән махсус табиблар алдына басачак. Башкаладан килгән җаваплы затлар егетләрнең солдат булу-булмаулары хакында соңгы сүзне әйтер, (халык телендә бу контрольное медицинское освидетельствование (КМО) дип атала). 

Кызганычка каршы, соңгы елларда хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең сәламәтлекләре урынлы борчу тудыра. Елдан-ел ашкайнату системасы авырулары, умыртка баганасы бүсере, күз күреме начараю кебек замана чирләре аза бара. Бу хакта 19 елдан артык гомерен егетләрне хәрби хезмәткә озатып, каршы алган район хәрби комиссариаты вәкиле Рузил Нафиков та азсызыклады. “Елдан ел шушы авырулар арта. Элек яссытабанлык кына иде, бу кадәр авырудан соң анысы бөтенләй сизелми инде”, - ди ул. 

Быел Актаныш районы Ватанны сакларга иллеләп егетен бирәчәк. Рузил Нафиков соңгы елларда армиядән качып йөрүчеләрнең дә кимүен билгеләп үтте. Чөнки, хәзер кайда гына эшкә урнаша башласаң да, хәрби хезмәттә булуны шарт итеп куялар. Ел саен районнан контракт нигезендә хезмәткә китүчеләр дә бар. 

Тик менә армиянең бер генә елга калдырылуы солдатларга әллә ни уңай йогынты ясамый кебек. Элек кечкенә буйлы егетләр дә ике ел эчендә ныгып, буй үстереп, чын ир-ат кыяфәтенә кереп кайтса, хәзерге 12 ай көткән нәтиҗәне бирми. Моны егетләрнең әти-әниләре дә ассызыклый. “Кәбестә шулпасы чөмермәгәч, армия була мени инде ул! Армиядән балалар бакчасы ясап бетерделәр – төшке аштан соң бер сәгать йокы да керткәннәр бит хәзер”, -дип, замана үчен миннән алды шундый бер әти. Аның сүзләрендә дә хаклык бар кебек. Әллә соң хәзерле армия, чыннан да, малайлардан чын ир-ат ясамыймы? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев