«Яшьлек» яшьләр үзәге районыбыз яшьләрен кичке уеннарга чакыра
«Яшьлек» яшьләр үзәге «ФОРПОСТ» оешмасы белән берлектә Актанышта Урам уеннарын башлап җибәрде. Бүген, 12 августта балалар, яшүсмерләр, яшьләр, гомумән, һәркемне 57 бистәнең футбол мәйданчыгы янында көтеп калабыз, ди җитәкче Ализа Хурамшина.
-Ализа, укучылар һәм студентларның җәйге каникуллары тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Ял чорын тагы да күңеллерәк итәргә теләп "Яшьлек" яшьләр үзәге "ФОРПОСТ" оешмасы белән көн саен нинди дә булса чара оештыра башлады, «Афәрин!» диябез сезгә!
- Әйе, менә дигән бик матур һәм заманча җиһазландырылган "Яшьлек" яшьләр үзәгебез бар. "ФОРПОСТ" оешмасы белән уйлаштык та, яшьләр һәм яшүсмерләр өчен кызык һәм файдалы мәйданчык булдыру максатыннан атнаның һәрбер көнендә тематик чаралар оештырырга булдык.
- Һәркөнне- бер чара! Бу-бик кызык! Фантазиягезгә күз тимәсен, яшьләрне җәлеп итеп буламы соң?
- Акрынлап килерләр, "Яшьлек" яшьләр үзәге нәкъ менә Актаныш яшьләре өчен барлыкка килгән бит. Бары системалылыкны гына өзмәскә кирәк.
- Әйдә, хәзер һәр көнгә нинди максатлар куясыз, сөйләп кит әле!
- Дүшәмбе көнне "Уен" бүлмәсендәге махсус приставка белән уйный торган дүртенче буын уеннарына көтәбез.
Сишәмбе- «Медиамәктәп түгәрәге» көне. Түгәрәккә йөргән балаларны журналистика серләренә төшендерербез, матур итеп сөйләшергә, әңгәмә корырга өйрәтербез.
Чәршәмбе- «Өстәл уеннары» көне. Бергә җыелып балалар арасында популяр «Монополия», «Крокодил» һәм башка уеннар уйнарга була.
Пәнҗешәмбе- «Кино киче». Бу көнне төрле мультфильмнар, гаилә белән крап була торган фильмнар күрсәтәбез.
Җомга көн- «Караоке кичә». Яраткан җырларны рәхәтләнеп җырлап күңел ачарга бөтен мөмкинлекләребез, яхшы аппаратурабыз бар. Шулай ук гитарада уйнаучыларны җәлеп итәсебез килә. Бездә тавыш яздыру студиясе дә эшли.
Шимбә- дискотека көне. Техник сәбәпләр аркасында әлегә дискотекаларны оештырып булмый. Озакламый бу проблема хәл ителер дип ышанабыз.
- "Яшьлек" яшьләр үзәге Актаныш халкы өчен кичке ял чаралары да уздыра башлады. Бүген, мәсәлән, сез 57 бистәнең футбол мәйданчыгы янында «Урам уеннары»на чакырасыз.
-Әйе, «Урам уеннары» 19.00 сәгатьтә башлана. Иртәгә, 13 августта Ленин паркында яшьләр өчен «Урам уеннары» булачак. "Бүләк" лагеренда ял итүче балалар өчен квест оештырырга планлаштырабыз.
- Актаныш-район үзәге. Биредә укучылар, студентлар өчен мөмкинлекләр күп. Ә авылларыбыздагы яшьләр мәхрүм каламы?
-Киләчәктә авыл җирлекләренә дә барып яшьләр белән очрашырга уйлыйбыз.
- "Яшьлек" яшьләр үзәге бик күп акцияләрдә актив катнаша. Язын, җәен "Чиста яр" акцияләрендә паркларны тазарттыгыз. Тагын нинди акцияләр оештырыла?
-Терроризмга, СПИД, алкоголизмга каршы, тәртип бозмаска кирәклеген искәртеп акцияләр уздырабыз. Аларны тагын да файдалы һәм истә калырлык итеп төрле формаларда тормышка ашырачакбыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев