Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

«Бүләк» лагеренда дүртенче агым-»Алдынгылар хәрәкәте» агымы башланды

Бүген Актаныш районында беренче тапкыр «Алдынгылар хәрәкәте» лагере ачылды.

Тәүге агымны ачу тантанасына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, башка кунаклар килде.
"Алдынгылар хәрәкәте" җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов республикада 21 районда хәрәкәтнең агымы уздырылуын әйтте. Хәрәкәт 12 төр юнәлеш буенча эшли. Агымның үз программасы төзелде.  Кичке уеннар, ял чаралары да планга кертелгән.

"Бүләк" ял лагеренда быелгы җәйне йомгаклаучы дүртенче агым кунаклары- районыбызның "Алдынгылар" хәрәкәте лидерларын Ленар Зарипов та сәламләде.

Сезнең энергиягез ташып тора.Туган илебез, әти-әниләрегезне яратуыгыз сезнең белән булсын! Тормышның ак полосаларыннан гына атлагыз. Агымда алган матур кичерешләренә уку елы дәвамында көч биреп торсын. Укуда да, тормышта да алдынгы булыгыз! Илебезнең, Татарстаныбызның лаеклы шәхесләре булып үсегез!


Төркем башлыклары агымның әләмен күтәргәч, сөрәннәре белән таныштырдылар. Патриотик җырлар, шигырьләр башкардылар, флешмоб биеделәр. 

Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев