Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чөгендердән файдалы салат

Бөтен яшелчәләр белән беррәттән кызыл чөгендер дә өлгерә. Ә нигә әле аннан салат ясап ашамаска?

Гади рецепт тәкъдим итәбез.

Яшь чөгендерне (бәләкәйрәк булса икене) түтәлдән алып, юып, әрчибез. Кызыл чөгендер төсен югалтмасын өчен аңа лимон суты кушабыз. Аны кыргычтан чыгарабыз да тирән савытка салабыз.

 

  • Зур булмаган кишерне юып, шулай ук кырабыз. 200 грамм яшь кәбестәне ваклыйбыз.
  •  
  • Ярты баш суганны турыйбыз.

 

  • Яшелчәләрне бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

 

  • Ике кашык зәйтүн (тәмле көнбагышныкы да ярый) мае, кашык ярым соя соусы, өч тырнак сарымсак салабыз, кара борыч сибәбез һәм яхшылап болгатабыз.

 

  • Ун минутка куеп торабыз. Салат тагын да тәмләнеп китә. Бер тамчы бал кушарга мөмкин.

 

  • Әйткәндәй, кырылган чөгендергә май салып, 3-5 минутка микродулкынлы мичкә куеп алырга була. Болай җепсәләре йомшый төшә, чи чөгендер тәме бетеп китә. Кәбестәгә алма серкәсе тамызып, бераз усаң да яхшы.

 

  • Салат янына йомырка, тәмле балык, башка итле ризык тәкъдим итә аласыз. Күреп торасыз, тулы бәхет өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бу салат сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев