ШӘЙМУЛЛА СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ
Уратып-нитеп тормыйбыз, Чатра авылында аннан да алда кеше юк. Эшкә тотынса, коя да куя, диләр. Өйләр сала, тимер дә суга, тегермән дә төзәтә. Сүз эзләп тә кесәсенә керми, барысын да авызына каратып куя. Ялганлыйдыр дип тә уйламагыз, андый түгел ул.
Бик кешелекле булуы белән якташларының хөрмәтен яулады. Ярдәм кирәк булган очракта авылдашлары янына, беренче булып барып җитте. Хәләл көчен аларга кызганмады.