Театр язы тег белән яңалыклар
-
КИРОВ ХАЛЫК ТЕАТРЫ:Башкортстан дуслардан зур җиңү белән!
Актанышыбызның Киров халык театры, Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәрендә узган "Алтын тирмә'" фестиваленә катнашты. Биредә алар күркәм казанышларга ирештеләр.
-
ИҢ-ИҢНӘР АЧЫКЛАНДЫ:Актанышта дәүләт театры һичшиксез булырга тиеш!
Биредә хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Сәнгатьнең әлеге төре милләтара татулыкны халкыбызның рухын ныгыта, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уята. Шуңа күрә дә районыбызда театр дөньясын яратучы, аны үз итүче кешеләр яши . Актаныш районындагы оешма һәм предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының матур, гүзәл театр язына әверелгән театр айлыгына йомгак булды. Ул Гран-прига лаек дип табылган Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Хушлашырга ашыкма” лирик комедиясе белән тәмамланды.
-
АКТАНЫШ ХАКИМИЯТЫ ТЕАТР КОЛЛЕКТИВЫ:Үзешчәннәр генә димәссең!
Хәбәр ителүенчә, районыбыздагы театр айлыгы кысаларында оешмалар һәм предприятиеләр спектакльләр куя, театр язы кызганнан-кыза бара, ахырына да якынлашты. Бүгенге язгы кичтә районыбыз хакимияты үзешчәннәре Галиәсгәр Камалның "Беренче театр" әсәрен тәкъдим итте. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов артистларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм арытаба да иҗади уңышлар теләде.
-
Балалар иҗат үзәгеннән:"Юри-мари чын катыш"!
Сәхнә түрендә – Театр айлыгы кысаларында "Балалар иҗат үзәге" коллективы Гөлинә Галимҗанованың "Юри-мари чын катыш..." спектаклен тәкъдим итте.
-
ЯМЬЛЕ ЯЗГЫ КИЧТӘ: 2нче мәктәптән - "Баш куям тезләреңә"(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Театр сәнгатен сөюче галиҗәнап тамашачылар инде берничә ай дәвамында берсеннән-берсе уңышлырак спектакльләр карый. Бүген Актаныш 2нче урта мәктәбе коллективы танылган якташыбыз, күренекле каләм остасы Айгөл ханым Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" драмасын тәкъдим итте. Актаныш муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева тамашадан соң фикерләрен җиткерде.