Татарстан Республикасы тег белән яңалыклар
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 12 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Аяз күктә кояш көлә, нурларын җиргә сибә. Безнең сәхифә аша ул: "тор әйдә, уян!" - дия! Иртәләрегез рәхәт, матур, күңелле булсын дисәгез, балачактагы кебек һәр яңа көнне яңа могҗиза дип кабул итәргә кирәк. Ә бу чынлап та шулай бит! Яңа көн - ул һәрчак яңа старт, булган хаталарыңнан баш тартып, яңача яши башлау мөмкинлеге!
-
РАДИОНЫҢ КИЧКЕ ЭФИРЫНДА:"Иминлек сагында" Форпост хакында!
Актаныш районындагы Форпост җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова яшьләр белән агымдагы елга билгеләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар, яшь буынның иминлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән профилактик әңгәмәләр турында безнең кичке эфирда сөйлиячәк.
-
Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк аттымы әле, иптәшләр?
Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра.
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
-
Полиция белән узыш оештырсаң... Харап буларсың, иптәшкәй!
Казанда исерек шофер ЮХИДИ таләбе буенча туктамаган һәм полиция белән узыш оештырган.
-
«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...» (хикәя)
– Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...
-
"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда тантаналы парад узды
Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган якташларыбызга ихтирам-хөрмәт, хәрби даныбызга - шөһрәт йөзеннән булды ул!
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
Бу атнаны йолдызлар безгә ниләр вәгъдә итә?
9-15 майларга йолдызнамә!
-
Актаныш муниципаль районы Башлыгы Э.Н.Фәттаховның Бөек Ватан сугышында Жиңүнең 77 еллыгы уңаеннан котлавы
Бүген илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җинүнең 77 еллыгы – Җиңү көнен бәйрәм итә.
-
Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып сакланачак
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
-
КӨН КАДАГЫНДА:9 майга бәйрәм программасы
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 елллыгын каршыларга әзерләнә. 9 май көнне районыбызда да күптөрле бәйрәм чаралары уздырылачак.
-
Йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел вакыт үтте. Актанышның Меңнәр һәм Чишмә авылы халкы тарих битләренә дәһшәтлелеге белән кереп калган аяусыз сугыштагы Җиңү көнен, илебезнең һәр төбәгендәге кебек, зур әзерлек белән, күңелләрдән ташып торган горурлык хисе белән каршылый. Митинг чараларында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашкан. Бу хакта безгә Аккүз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галина Имамова хәбәр итте һәм фотолар җибәрде.
-
Җиңү бүләк иткән сөенечле көн уңаеннан
Бүген Чуракай һәм Әгъбәс авыл җирлекләрендә тантаналы бәйрәм чаралары узды. Алар мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан булды. Күркәм бәйрәмгә данлы, күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов та кайткан.