Актаныш тег белән яңалыклар
-
Мәктәпләрнең бакчаларында эшләр гөрләячәк!
Бүген, 1нче гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, география укытучыларының hәм бакча җитәкчеләренең “Белем бирү учрежденияләренең укыту- тәҗрибә участокларында тәҗрибә эшчәнлеге” дигән киңәшмә үтте.
-
Алма кебек битләре
Хатын-кыз табигать белән гармониядә яши. Ягъни мәсәлән, кышын бераз “йоклый”, ә яз җитүгә уяна… Үзен карый, чәчләрен, битләрен, кулларын кайгырта башлый. Шул җәһәттән гүзәл затлар колагына берничә киңәш.
-
ИФТАРГА:Тәмле балык салаты ясыйк әле
Эшләп карагыз, тик телегезне йота күрмәгез!
-
РАДИОБЫЗ ДУЛКЫННАРЫНДА:Камил хәзрәт Сәмигуллинның Актаныштагы вәгазе
22 апрель көнне "Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында - районның үзәк «Җәмигъ” мәчетендә–Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның җитәкчеләр өчен яңгыраган вәгазен тәкъдим итәбез.
-
Җәйгелеккә матур эскәмияләр, беседкалар ясатасыгыз киләме, дуслар?
Язгы кояшлы көннәрдә, ямьле җәйләрдә менә шундый күркәм беседкаларда якыннарыгыз белән ял мизгелләрен үткәрү генә дә ни тора?!
-
Җиңгинең кайнанасы әүлия, ә минеке аҗдаһа!
“Кешенең кайнанасы анасы төсле әйбәт, нишләп миңа гына аҗдаһа эләкте икән дип аптырыйм”, - дип зарлана бер килен.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ: 21 апрель
Аязучан-болытлы һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил.
-
ДИНЕБЕЗ ИСЛАМ:Актанышка Камил хәзрәт Сәмигуллин килде
Барлык айларның солтаны булган Рамазан аен суга сусагандай көтеп алабыз. Рамазан аеның һәр көнен уразада, изге гамәлләр кылып үткәрергә омтылабыз, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, теләкләребезнең кабуллыгына ирешүне өмет итәбез. Кичә иң тәүдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, соңнан районның үзәк «Җәмигъ” мәчетендә–Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән вәгазь кичәсе, тәравих намазы, җирлекнең җитәкчеләре белән ифтар узды.
-
БҮГЕН:Районыбыз башлыгы җирле үзидарә көне белән тәбрикләде
Җирле үзидарә көне һәр елның 21 апрелендә билгеләнә. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җирлегебезнең сәяси, икътисадый һәм социаль үсеше, имин яшәеше өчен тырыш хезмәт куйган райондашларыбызны бәйрәм белән котлады.
-
"Саумы, дөнья!", саумы 21 апрель!
Хәерле иртә, райондашлар! Тормышның матурлыгына сокланып, һәр аткан таңга сөенеп һәм сөелеп яшәргә язсын!
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Гимназиябез укучылары - олимпиада призёрлары!
Туган телем - иркә гөлем!
-
БҮГЕН АКТАНЫШТА:Динебез ислам(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Әлеге минутларда Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу бара.
-
ИСЛАМ:Сәнгатьтә - милләтем рухы балкый!
Актанышның ЗАГС залында бүген Изге Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Ислам:әдәбият, мәдәният, йолалар, гореф-гадәтләр" исемле әдәби-мәдәни кичә узды. Ул - районыбызның үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышты, иң кызыклы мизгелләрен тарихка теркәде.
-
Мөхәммәт Мирза белән очрашу
Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул.
-
Әгәр дә бройлерлар аласыгыз килсә!
Актанышның Әҗәкүл кошчылык фермасында 21-24.04, соңнан 02-03.05 тиклем 1 айлык бройлерлар сату булачак. Кирәккән очракта - китереп бирү дә каралган!