Актаныш тег белән яңалыклар
-
Бүген кер юмагыз, көнләшмәгез һәм... тешләрегезне санамагыз!
Бүгенге көн сынамышлары сабыр булырга киңәш итә.
-
Актанышта студентларның хезмәт отрядлары буенча Work-тур
Кичә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Яшьләргә эш»дип исемләнгән Work - тур узды. Студент тормышы – ул әле уку гына түгел, ә аралашу, коллектив белән хезмәт һәм иҗади эшчәнлек алып бару да. Яңа дуслар табу, үз-үзеңә ышаныч, хезмәткә мәхәббәт булдыру, яхшы сыйфатлар тәрбияләү, – боларның барысын да студентлар хезмәт отрядлары бирә.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 29 апрель!
Исәнме, Актаныш! Рамазан аеның изге җомга иртәсе мөбәрәк булсын! Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы тусын!
-
ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ: Борынгы йолаларны яңартып
Татар халкының гореф-гадәтләрен искә тошереп, буген Актанышның "Умырзая" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән йомырка һәм ярма җыйдылар.
-
АКТАНЫШ ХАКИМИЯТЫ ТЕАТР КОЛЛЕКТИВЫ:Үзешчәннәр генә димәссең!
Хәбәр ителүенчә, районыбыздагы театр айлыгы кысаларында оешмалар һәм предприятиеләр спектакльләр куя, театр язы кызганнан-кыза бара, ахырына да якынлашты. Бүгенге язгы кичтә районыбыз хакимияты үзешчәннәре Галиәсгәр Камалның "Беренче театр" әсәрен тәкъдим итте. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов артистларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм арытаба да иҗади уңышлар теләде.
-
"Ромашка"да - төбәк семинары
Бүген Актаныш районының “Ромашка” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төбәк семинары үтте. Аның эшендә ут күршеләр - Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм директорлары, мәгариф идарәсе методистлары катнашты.
-
"Актаныш таңнары” газетасының 29 апрель саны дөнья күрде"
Аның һәр битеннән яз сулышы сизелә.
-
Афәрин, яшь футболчыларыбыз!
Шушы көннәрдә, 25-26 нчы апрельдә Аксубай җирлегендә мини футбол буенча 2013нче елгы балаларның Татарстан беренчелегенең финал уеннары үтте. Актаныш командасы 2нче урынны алып кайтты.
-
“Ак инеш”леләрне хөрмәтләделәр(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Күктәге йолдызларны да хәтта көнләштереп районыбызның сәнгать һәм мәдәният күгендә балкый әлеге ансамбль! Уңышлары–горурланырлык! Ел дәвамында төрле район, республика, төбәкара, халыкара конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулаганнар алар.
-
Бакча җиләген бүгеннән кайгыртыйк!
Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.
-
Бүген миләш сындырмагыз, серегезне сөйләмәгез, татлыны күбрәк ашагыз!
Бай, бәхетле, уңышлы кеше буласыгыз килсә, бүгенге көн сынамышларына колак салыгыз.
-
Йөкле булуын беркем белмәгән
Яшь хатын 2021 елның көзендә игезәк бәбиләр тапкан.
-
Нефтепроводчики помогли оборудовать в казанском санатории комнату досуга для детей-беженцев
АО «Транснефть – Прикамье» продолжает реализацию гуманитарных проектов по поддержке беженцев из Донбасса. В рамках общероссийской акции «Весенняя неделя добра» волонтеры помогли оборудовать комнату для проведения детского досуга в казанском санатории «Ливадия».
-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, - ди халык!
30 апрель - 3 май ял көннәрендә, Актаныш җирлегенең зиратларында җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Уңышлар юлдаш булсын, Лимар!
Әлеге сәгатьләрдә редакциябезгә тагы бер шатлыклы хәбәр килде. Актаныш сәнгать мәктәбе укучысы, яшь һәм талантлы баянчы Лимар Шакиров "Моңлы дөнья" исемле 1нче Халыкара фольклор - фестиваль конкурста 2нче дәрәҗә лауреат булып танылган.