Актаныш хәбәрләре тег белән яңалыклар
-
Җитен мае файдалы
Җитен мае ашкайнатуны яхшырта, токсиннарны чыгарып, ябыгырга ярдәм итә. Моңардан башка да организмга уңай тәэсире бик күп.
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Илшат Измайловның якты истәлегенә багышлап тактаташ куелды
Бүген ул яшәгән йортның тирә-юнендә район үзәге халкы, аны белгәннәр, хөрмәтләгәннәр җыелган иде. Алып баручы Алмазия Хаҗиева хәтер микрофонын Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага тапшырды.
-
АКТАНЫШНЫҢ «АК КАЛФАК»ЛЫЛАРЫ:Мамадыштагы күчмә утырышта булдылар!(+ФОТОЛАР)
15-16 июль көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Региональ»Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды. Безнең Актаныш районыннан да бирегә делегатлар чакырулы иде. «Ак калфак»ның урындагы җирле бүлекчә рәисе, муниципаль районның Башкарма комитетның Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш-мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова катнаштылар.
-
"Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - Зөбәер халкына!(+БЕЗНЕҢ ВИДЕО+ФОТОЛАР)
Актаныш районының Зөбәер авылында яңгыраган дәртле көйләрдән аяклар биергә тартыла, күңелләр дулкынлана. Кичә биредә яңгыраган гармун көйләре ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты... "Баламишкин" ансамбле гармунчылары янәдән тамашачылар белән очрашуда, җыр-моң сөючеләрнең күңелен яулый!
-
Июльдә бакчачы мәшәкатьләре
Июльне июньнең дәвамы итеп санарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, күпчелек эшләр әле дәвам гына итә: мәсәлән, туфракны йомшарту, су сибү, ашлау һ.б.
-
ИХЛАС КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм казанышларыгыз белән, Ләйсән Фоат кызы!
Актаныш районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева - "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе тарафыннан үткәрелгән конкурста зур җиңүгә лаек булды.
-
Дилбәр БУЛАТОВА. Әйтмәдең... Хикәя
Мизгелләр генә түгел, кешеләр дә кире кайтмый – шунысы бигрәк моңсу. Яшьрәк чакта боларны уйламыйсың, янәшәңдә – яшьтәшләрең, алар барысы да шат, шат булмаса, алсу өметләр, зәңгәр хыяллар белән исергән. Барысы да алда, барысы да яхшы булыр кебек...
-
БЕЗНЕҢ АТНАЛЫК КҮЗӘТҮ(11-17.07): Рәхим итеп карагыз!
Узган атнаның төп хәбәрләре, мөһим тематик юнәлешләрен, кызыклы вакыйгалары безнең #видеосюжетта. Карап чыгыгыз әле, ниләр белән истәлекле булды үткән хезмәт атнасы? Рәхим итеп карагыз, райондашлар!
-
Прополистан ничек төнәтмә ясарга?
Аны нинди авырулардан кулланалар?
-
БАЛАЛАРНЫҢ ҖӘЙГЕ ЯЛЫНА: Киров мәктәбендә туризм буенча мавыктыргыч чара
Киров мәктәбе укучылары җәйге туризм сәяхәте белән уку елын тәмамлады.
-
Хәерле иртәләр! Җәйнең беренче иртәсе белән
Җәй айлары сезгә бәхет, шатлык, күтәренке кәеф алып килсен!
-
Внимание, вакансия!
В кафе "Байсар" требуются уборщицы и кухонные работники. Зарплата от 18000
-
Аксымлы бал битлеге
Бер аш кашыгы балны тәмам эрегәнче җылытыгыз.
-
Эштән киткәндә нәрсәләр бирергә тиешләр?
Иң башта шуны әйтергә кирәк: хезмәткәрнең эштән китүе аның инициативасы буенча башкарыламы яки башка сәбәпләр беләнме, Хезмәт Кодексының 84.1 маддәсенә ярашлы җитәкченең приказы белән рәсмиләштерелә. Хезмәткәр танышып чыкканнан соң, приказга кул куя. Ни өчен бу хәлгә игътибарны юнәлтәм? Безнең кайнар линия телефонына эштән киткән хезмәткәрләр шалтырата, сөйләшү барышында аларның приказны бөтенләй күрмәүләре, хәтта аның булырга тиешлеге турында белмәүләре дә ачыклана.
-
Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, райондашлар!
Күңелләр шат, эшләр уң, дөньялар имин булсын!