ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА САНИТАЙЗЕРНЫ НИЧЕК ЯСАРГА?
Бүген антисептик ясауның рецептлары бик күп төрле
Кулларны сабынлап юу, биткә алар белән кагылмау – коронавирустан саклануның иң яхшы ысулы. Кулларны, ким дигәндә, 20 секунд юарга кирәк. Әгәр сиңа кичекмәстән бик җитди сәбәпләр буенча өйдән чыгып китәргә кирәк булса, иң яхшысы куллар өчен антисептикны үзең белән алу.
Бүген аларны даруханәләрдән дә, кибетләрдән дә табып булмый, диярлек. Ләкин мондый дезинфекцияли торган чараны – санитайзерны үзең дә ясап була. Бүген антисептик ясауның рецептлары бик күп төрле. Тик аларның барысы өчен гомуми кагыйдәләр бар:
– Антисептик сыйфатлы булсын өчен, аның составында градусы 60тан югары булган спирт таләп ителә. Чөнки спиртны алоэ вера геле белән кушарга кирәк булачак. Бу состав тотрыклансын һәм кулларны сакласын өчен, күп кенә рецептларда әлеге катнашманың 2/3 өлеше – 99 процентлы изопропил спирттан, 1/3 өлеше гельдән торырга тиеш, дип әйтелә. Тик спирт урынына аракыны куллану ярамый, чөнки аның составында 40 процентлы алкоголь генә.
– Икенче яктан караганда, дистилляцияләнгән эчемлекләрдәге (мисал өчен, аракы) этил спирты шулай ук нәтиҗәле була ала. Ул, изопропил спиртка караганда, күп кенә йогышлы авырулар белән яхшы көрәшә. Ләкин антисептик, чыннан да, көчле булсын, дисәң, составында якынча 91 процент булган алкогольне табарга кирәк.
– Санитайзер, кулларны аның белән тулысынча юып, аннары шул килеш кибәргә ирек бирсәң генә, нәтиҗәле була. Учка берничә тамчы антисептик салып, аннары аның белән кулларны сөртеп алу булышмый.
– Әгәр кулларың бик пычрак икән, бу очракта антисептик ярдәм итмәячәк. Шуңа иң яхшысы – куларны сабынлап юу һәм алар белән биткә кагылмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев