ТР Беренчелегеннән җиңү белән кайтучыларны спорт мәктәбе дирекциясе һәм әти-әниләр каршылады
"Адымнар -Актаныш" күптелле гимназиядә Ленар Ибнеев җитәкчелегендә волейбол белән шөгыльләнүче укучылар Мамадыш шәһәрендә узган волейбол ярышында җиңү яулады.
4-7 ноябрь көннәрендә Татарстан Беренчелегенә 2009-2010 елгы егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге бәйгедә "Адымнар -Актаныш" күптелле гимназиясе волейболчылары I урынны яулады. Җиңүчеләрнең кайтуына район балалар һәм спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров һәм укучыларның әти-әниләре бәйрәмчә истә кала торган котлау оештырдылар. Район хакимияте каршындагы мәйданга автобус килеп туктауга балаларны шарлар, чәчәк гөлләмәләре , тәмле күчтәнәчләр белән каршыладылар.
Әле укучыларның волейбол белән шөгыльләнүләренә 2 генә ел. Шулай булуга карамастан, остазлары Ленар Ибнеев яшь спортчыларны төрле бәйгеләргә еш катнаштыра. Укучылар укуда да, спортта да уңышларга ирешә. Бу җиңүләре-әлегә иң зурысы.
Әти-әниләр остазга рәхмәтле булса, Ленар Ибнеев терәк булганнары, балаларны ерак юлга әрвакыт ныклы әзерек белән җибәргәннәре, ышаныч белдергәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев