Спортчы кызларыбызга тиңнәр юк- Алар Нефтекамнан җиңү белән кайтты
Районыбызның җиңел атлетика буенча җыелма командасы Нефтекама шәһәрендә узучы «Железный варяг» ярыммарафонында катнашып кайтты.
Ярышларда катнашу белән беррәттән йөгерешчеләребез ут күршеләребездә ГТО нормативларын да тапшырганнар.
Иң мөһиме алар ярышларда мактаулы урыннарга иреште. 10 километрлы аралыкта Резеда Басыйрова беренче урында, 20 километрда Чулпан Ибраһимова икенче урынга чыктылар. Алмазия Закирова да спортчы дусларыннан калышмады-800 метрга йөгерүдә икенче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев