Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта узган атнада авыл районнары командалары арасында республика беренчелеге үтте. Актанышның үзеннән ике команда, Мөслим, Минзәлә, Кукмара, Баулы районнары, Алабуга шәһәреннән барысы 11 катнаш команда, ягъни балалар һәм өлкәннәр бергә көч сынаштылар.
Шахматны үз итүчеләргә Наил Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш...
Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта узган атнада авыл районнары командалары арасында республика беренчелеге үтте. Актанышның үзеннән ике команда, Мөслим, Минзәлә, Кукмара, Баулы районнары, Алабуга шәһәреннән барысы 11 катнаш команда, ягъни балалар һәм өлкәннәр бергә көч сынаштылар.
Шахматны үз итүчеләргә Наил Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш - республикада бу спорт төрен үстерү, Татарстанның җыелма командасын булдыру, районнарда, авылларда үсеп килүче яшь шахматчыларны зур спортка тарту юнәлешендә армый-талмый хезмәт куйган фидакарь, күп тапкырлар Татарстан чемпионы, СССР спорт мастеры, халыкара арбитр, республика шахмат федерациясе вице-президенты вазифасында хезмәт куйган кеше ул.
- Наил Ибраһим улы бик ярдәмчел кеше иде. Спортта олы шәхес. Аның авыл спортчыларына игътибары искиткеч зур иде, - дип искә алды аны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Имамов. - Шахматны нигездән башларга кирәк, диде, аның нигезе исә авыл балалары, авылда яшәүче, зур спорт белән шөгыльләнгән шахматчылар, ди торган иде. Шуңа да ул Актанышта гына түгел, республиканың башка районнарда да даими ярышлар үткәрде.
Ярыш - ул чыныгу алу, тәҗрибә туплау дигән сүз. Башкалар алдында сынатмау теләге бәйгеләргә аеруча зур тырышлык белән әзерләнүгә этәрә.
- Актаныш командаларында 20 укучы уйный. Монда без, хәтта II сыйныф укучыларын да катнаштырдык. Бу балаларның бүген беренче чиратта ярыш атмосферасына керүләре, катнашулары мөһим, - ди тренер Фәһим Галимов.
Командаларга килгәндә исә, Алабуга, Кукмара командалары көчле дип бәяләде шахматчылар, әмма җиңүне 1 очко гына өстенлек белән Баулы командасы яулады. II-III урыннарда - актанышлылар.
Шәхси беренчелектә Актаныш командасының ир-егетләре Нияз Фәррахов, Ленар Газиев - I, Фәһим Галимов - III, балалардан Роза Гыймазова - I, Динислам Закиров - II, Таһир Хөрмәтуллин, Алияна Айбашева III урыннарны яуладылар. II сыйныф укучысы Фирүзә Нәбиева команда составында III урынга, Мансур Закирҗанов, Рузилә Гайнетдинова, Аделина Кәшбразиевалар махсус дипломга ия булдылар. Җиңүчеләргә республика шахмат федерациясеннән әзерләнгән һәм район шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салихов тарафыннан махсус бүләкләр тапшырылды.
- Актаныш шахматчылары бик көчле, Татарстанда үз ныклы урыннары, горурланыр исемнәре бар, - дигән иде уеннар барышында Минзәлә районыннан килгән шахматчы Әнвәр Камалов. - Әле май аенда район башлыгы призына үтәчәк турнирга да киләчәкбез.
Анысы 7 май көнне узар дип ниятләнә. Ә май урталарында исә уку елына йомгак ясап, шахмат дәресләренә йөрүче укучылар арасында гомуми нәтиҗә ясау турниры уздырырга җыеналар.
Нет комментариев