Рамил Гыйльфанов остазлыгында футбол белән шөгыльләнүчеләр Чаллы узган турнирда җиңү яулады
20-21 август көннәрендә Чаллы шәһәрендә 2015-2016 елгы яшүсмер егетләр арасында футбол турниры узды.
Турнирда Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән футболчылар арасында барган ярышта районыбызның яшь спортчылары да катнашты. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүчеләр Чаллы узган турнирда җиңү яулады.
Турнирда 16 команда беренчелек өчен көч сынашты, Актаныш футболчылары профессиональ рәвештә "КамАЗ" һәм "Нефтехимик" футбол мәктәпләрендә шөгыльләнүче малайлар белән дә уйнады. Авыл җирлегеннән катнашучы команда буларак безнекеләр сынатмады. Ике көн дәвам иткән турнирда 6 уен уйналды, өчесендә спортчыларыбыз җиңүгә иреште, 1 уен ничья белән тәмамланды, ике уенда безнекеләр капкасына күбрәк гол керде һәм җиңелүгә дучар булдылар. Нәтиҗәдә Рамил Гыйльфанов остазлыгында футбол серләренә төшенүче малайларыбыз зур тырышлык куеп, "Алтын лига"ның җиңүчеләре булып танылды.
Уенчы Самат Иманаев "Иң яхшы"уенчы" булып танылды. Әнвәр Ризванов "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә бүләкләнде. Актаныш командасы составында ике кызыбыз да җиңүгә үз өлешләрен кертте.
Турнирга баруда транспорт белән якташыбыз, танылган эшмәкәр Рәдис Хашимов ярдәм иткән. Ә турнир өчен кертемне әти-әниләр түли.
Әлеге сөенечле яңалык белән укучыларның остазы Рамил Гыйльфанов уртаклашты һәм турнирда катнашырга ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев