Мини-футболны остазлар яхшы уйный, аннан кала нефтьчеләр
"Иман" спорткомплексында ике айдан артык мини-футбол буенча ярышлар барды. Турнир декабрь аенда башланып китте. Беренче тапкыр гына оештырылса да районның спорт сөючеләре әлеге бәйгегә ныклап тартылды. Көн саен спорт залы эштән кайтып турнирга килгән ир-егетләрнең туп тибүеннән гөрләп торды.
17 февраль көнне мини-футбол ярышына йомгак ясалды. Мактаулы I урынны спорт мәктәбе остазлары яулады. II урында "Гранат - Стан - Групп" (нефтьчеләр), III урында һәвәскәр спортчылар.
"Иман" спорткомплексында шөгыльләнүче 2006-2009 нчы елгы егетләр дә мини-футбол ярышында кимен куймады- өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә көч сынаштылар. Яшүсмерләр бүләкләү тантанасында Кече кубок белән бүләкләнде.
Мини-футбол ярышында үзләрен төрле яклап осталыкларын күрсәткән спортчылар берничә номинациядә хөрмәтләнде.
"Иң яхшы капкачы" исеменә Расих Сәлахов ("Гранат - Стан - Групп"), "Иң күп гол кертүче" - Ирек Вәгыйзов (мәгариф өлкәсеннән), "Иң шәп сакчы" номинациясендә Ирек Галимов (һәвәскәрләр арасыннан) бүләкләнде.
Спорт ветераннары командасыннан Илназ Хуҗин "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев