КОТЛЫЙБЫЗ:Спортта–алдынгылар сафындабыз!
Актаныш җирлеге муниципаль хезмәткәрләре командасы 3 урынны яулады.
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларда хезмәт куючыларның Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.
Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан һәм шәһәрдән стартка 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кергән муниципаль хезмәткәрләр чыкты. Актаныш командасы гомуми зачётта 3 урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев