Иртән эшкә килешемә үк, муеннарына медальләрен асып, без ярышта җиңеп кайттык, дип сөенечләрен уртаклашып каршы алдылар алар мине. 27-28 май көннәрендә бокс буенча остаз И.Чернов истәлегенә Баулыда XVI Бөтенроссия традицион турниры узган. Шунда көч сынашып, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ринат Садертдинов - I, Риназ Дәүләтов һәм Алмаз Солтанов...
Иртән эшкә килешемә үк, муеннарына медальләрен асып, без ярышта җиңеп кайттык, дип сөенечләрен уртаклашып каршы алдылар алар мине. 27-28 май көннәрендә бокс буенча остаз И.Чернов истәлегенә Баулыда XVI Бөтенроссия традицион турниры узган. Шунда көч сынашып, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ринат Садертдинов - I, Риназ Дәүләтов һәм Алмаз Солтанов II урынны яулап кайтканнар.
Актаныш спорт мәктәбенә бокс буенча остаз Иван Рыцев әле бу уку елы башыннан гына килде. Шушы берничә ай эчендә бу спорт төрен үз иткән нык ихтыярлы малайларны җыеп, төркем тупларга да, бокс серләрен өйрәтеп, укучыларны ярышларга йөртергә дә, ниһаять, шушы бер ел эчендә бөтен Россия күләмендә җиңүчеләр әзерләргә дә җитешкән.
- Остазыбыз бик әйбәт, кирәк икән, ял дип тә тормый, укучыларны җыя, эшли. Шуңа нәтиҗәләребез дә матур, - ди Ринатның әтисе Раил Садертдинов. - Малай вакытта бокс белән шөгыльләнергә кызыга, капчык асып, үзебезчә шуны дөмбәсләгән була идек. Улым хәзер балачак хыялымны тормышка ашыра.
Ринат киләчәген спортның шушы кырыс төре белән бәйләргә, боксчы булырга тели. Ә менә Риназ Дәүләтов, үскәч, Татарстан Президенты булачакмын ди:
- Путин да спорт белән шөгыльләнгән, дзюдочы булган, шуннан Президент булу дәрәҗәсенә күтәрелгән. Мин дә дзюдо белән шөгыльләнәм, бокска да йөрим, уку елын да "5"кә генә тәмамладым!
- Улларыбызның өчесе дә спортны үз итә, - дип горурлыгын яшерми елмая Риназның әнисе Әлфия Дәүләтова. - Олысы Казанда хәзер, ул да бокска йөри. Профессиональ боксчы булмас алар, әмма бокс белән бик яратып, теләп, үзләренә тормышта кирәк дип, бар күңелләрен, көчләрен биреп шөгыльләнәләр.
- Бокс миңа да тормышта кирәк, ул - чын ир-егетләр спорты бит, - дип сүзгә кушыла Алмаз Солтанов. - Әмма мин урамга чыгып, көч күрсәтеп, сугышып йөрү яклы түгел. Өйрәнгәннәр - киләчәк өчен.
Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасыннан, Яр Чаллы, Сарман, Җәлил, Урыссу, башка шәһәр һәм авыллардан 66 яшь боксчы көч сынаган Баулыдагы Бөтенрәсәй турнирына егетләр башка бәйгеләрдә канат ныгытып, тәҗрибә туплап барганнар - Уфа шәһәре беренчелеге, Азнакайда, Алабугада узган республика турнирлары... Һәм бу ярышларда да бу өч егет - җиңүчеләр сафында. Алда көткән рәхәт җәйге ялларда да алар шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләр - инде 6 июньнән бер атнага сборга китәләр, ә 15-18 июнь көннәрендә Октябрьск шәһәрендә ачык турнирда көч сынашырга җыеналар. Уңышлар!
Нет комментариев