Актанышның футбол командасы Татарстан Беренчелеге ярышларында икенче урынны яулады
Районыбызда футбол спорты зур үсеш кичерә. 28-30 август көннәрендә Аксубайда узган Татарстан Беренчелеге ярышларында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2012 елгы футболчылар командасы икенче урынны яулады.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2012 елгы футболчылар командасының тренеры Салават Кәшбразыев. Остаз үзенең шәкертләре белән Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларында барлык сынауларны да уңышлы үтеп, финал уеннарына кадәр барып җитте. 28-30 август көннәрендә Аксубайда узган киеренке финал уеннарында безнекеләр шәһәр командаларын да бер-бер артлы отып икенче урынга лаек булдылар.
Уенчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә үзегезнең сәләтегезне үстереп уңышларга ирешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев