Актанышның яшь футболчылары республикакүләм турнирда призлы урын алды
Актанышның яшь футболчылары «Күн туп» республикакүләм футбол турнирында өченче урынны алды. Ярышлар 21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә узды.
Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2011-2012 елда туган футболчылар «Иман» спорт мәктәбендә Салават Кашбразиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
«Егетләрне зур җиңү белән ихластан котлыйбыз! Афәрин!», диелгән Актаныш муниципаль районының рәсми сайтындагы хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев