Актаныш спорт сөючеләре республикакүләм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасындагы җиңел атлетика ярышында җиңде
Республикабызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел дәвамында күпсанлы ярышлар оештырыла. Бу бәйгеләрдә район инвалидлар оешмасы каршындагы спорт сөючеләр командасы актив катнаша.
Шушы сәгатьләрдә сөенчле хәбәр алдык. 23-25 июнь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган җиңел атлетика бәйгесендә райондашларыбыз мактаулы беренче урынга лаек булганнар. Бу хакта безгә команданы туплап, оештырып спорт ярышына алып баручы, сәламәтлеккә туймаган актанышлыларның якын дусты, киңәшчесе Фәйрүзә Разетдинова җиткерде.
Җәйге каникулларда да спорт сөючеләребез тынгы белми. 23-25 июнь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган җиңел атлетика бәйгесендә Актаныш спортчылары 16 кешелек команда белән катнаштылар.
Ярышлар дүрт спорт төрен берләштергән- озынлыкка сикерү, хатын-кызлар 8 метрга, ир-егетләр 1,5 километрга йөгерүдә көчләрен сыный. Шулай ук ядрә ыргытуда да райондашларыбыз үзләрен иң-иңнәр итеп таныта. Гомуми очколарны исәпләнгәннән соң Актаныш районы командасы республика районнары арасында мактаулы беренче урынны яулап абсолют җиңүгә ирешә.
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова ярышта катнашкан барлык спортчыларга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев