Актаныш районы хезмәт ияләрен 1 мартта булачак район спартакиадасында катнашырга чакырабыз
1 март көнне,Ватанны саклаучылар елына багышлап, Актанышта районының хезмәт ияләре, оешма-предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләренең кышкы спартакиадасы узачак.
- Җыелу урыны: «Батыр" спорткомплексы;
- Җыелу вакыты 9:00 сәгатьтә;
- Ярышларны ачу 9.50 сәгатьтә;
- Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Ярышлар программасына катнаш чаңгы эстафетасы, армспорт, гер күтәрү; аркан тартышу, турникта тартылу,
шорт-трек; гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү, йөзү кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев