Туган ягы кирәк кешегә: Чуракайлылар танылган якташлары Клара Филлипова белән очраштылар
Чуракай мәдәният йортында «Туган ягы кирәк кешегә» исемле Клара-Мәлләфә апа Филиппова белән очрашу кичәсе үткәрелде.
2023 ел- Педагог һәм остазлар елы. Октябрь ае- өлкәннәр һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре белән башланып китә. Шушы даталарны искә алып, Чуракай мәдәният йортында «Туган ягы кирәк кешегә» исемле Клара-Мәлләфә апа Филиппова белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Җылан авылында 1939 елда туып, бүгенге көндә 85 яшен каршылаганда да актив эшчәнлек алып баручы Татарстанның атказанган укытучысы Мәлләфә Мәрдән кызына сокланмый мөмкин түгел. Кичә Мәлләфә апаның «Рухи туфрак» исемле китабы нигезендә барды. Китапта авторның балачагыннан, бүгенге көнгә кадәр булган тормышы публицистик мәкаләләр рәвешендә бирелгән.
Бу чарада Мәлләфә апаның классташлары да, чордашлары да катнашу ямь өстенә ямь өстәде. Алар тамашачыга үткән авыр балачаклары турында сөйләделәр.
Аерым мәкаләләрне сәхнәләштереп күрсәтү кичәне баетты. Автор очрашуга кызы Эльза һәм кияве Сәгадәт белән кайтканнар. Клара апаның улы Эдгар- рәссам. Аның картиналарыннан күргәзмә оештырдык. 14 картинаны үз эченә алган күргәзмәне авылдашлар бик яратты.
Чуракай китапханәчесе Римма Мингазова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев