Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Райондашыбыз Россия президенты В. В. Путинның тәбрикнамәсенә лаек булды

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева Актаныш авылында яшәүче Дифинә Әхмәтованы олуг юбилее- 90 яше белән котлап, Россия президенты В. В. Путинның тәбрикнамәсен тапшырды. Шулай ук Актаныш районы башлыгының да күчтәнәчләре белән сөендерде, изге теләкләрен җиткерде.

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев та юбилярны ихластан тәбрикләде, киләчәктә дә балалары, якыннары кайгыртуында гомер итүен теләде.

Әхмәтова Дифинә Шагали кызы 1934 нче елда Иске Богады авылында туа, гаиләдә өлкән бала.
Әтиләре Шагали Бөек Ватан сугышында катнаша, яу кырыннан бер аяксыз инвалид булып кайта. Дифинә апа ачы сугыш елларын үз җилкәсендә татыган. Тормыш авыр булуга карамастан, Актанышка килеп урта мәктәптә укыган.  Соңыннан Алабуга педагогия институтын тәмамлап, балалар бакчасында һәм мәктәптә хезмәт куйган.

Дифинә апа тормыш иптәше Әхмәтов Индус Бәхти улы белән 50 ел бергә гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Илсөяр һәм Резеда Актанышта үз гаиләләре белән яши. Дифинә апаның өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул үз өендә балалары, оныклары һәрвакыт янәшәсендә бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев