Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Өлкән укытучыларга бүләк итеп «Актаныш таңнары»н яздырган

Чуракайда «Актаныш таңнары«н һәр икенче йортта алалар!

Чуракай якларында булып кайттык әле. Монда бик шәп яңалык. Илебез Президенты Владимир Путин фәрманы белән РФ барган Укытучы һәм остаз елы уңаеннан өлкән, мөхтәрәмә укытучыларга Казанда Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче, Татарстан Республикасының Инкассация идарәсе башлыгы Вәсим Вахитов «Актаныш таңнары» газетасын яздырган.

Менә нинди күркәм, изге гамәл! Безнең иҗат төркеме бу уңайдан Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дилбәр Нәбиева белән урындагы почта бүлекчәсенә юл тотты.


Ләйсән Хәсәнова, "Россия почтасы«ның Чуракай авылы бүлекчәсе мөдире:

— Вәсим абый өлкән, олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек 10 укытучыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды. Ул 8000 сумга газеталы итте үзен укыткан укытучыларын. Соклангыч шәхес, изге калебле кеше.
Безнең почта бүлекчәсенә Чуракай һәм Әгъбәс авыллары халкы белән эш йөкләтелә.


Роза Хуҗагалиева, почтальон:

— Төрле газеталар, журналлар да таратабыз, пенсияләрне дә ташу да безнең өстә. Кеше белән, авылдашлар белән яхшы мөгамәләдә булу — безнең эштә төп сыйфатлар! Халыкны күпләп вакытлы матбугатка яздыру өчен дә осталык кирәк.
Хезмәттәшем Ландыш Харисова белән кулга-кул тотынышып, бергә хезмәт куябыз. Чуракайның арткы урамының яртысы өчен ул җаваплы.

Чуракай китапханәсен дә читләп үтмәдек, кереп чыктык.

Рима Минһаҗева, 37 ел буена Чуракай авылы китапханәчесе булып эшли:

— «Актаныш таңнары» газетасына безнең китап патшалыгында урын түрдән. Китапханәбез укучылары бик яратып, кинәнеп укый газетаны. Вәсим Хуҗаҗановичка рәхмәтләр укыйбыз!
Шулай ук өйдә дә тормыш иптәшем белән почта тартмабызга килгәнен көтеп алабыз, кулга аны тоту, төрле битләрен актару белән йөзебездә шатлык балкый!


Сәламәт булыгыз, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телибез, уңган кызлар!


Язылу квитанциясенә ия булган, шатлыктан йөзләре балкыган педагогика ветераннары белән аралашып алу җанга бал да май булды! Алар «Актаныш таңнары» газетасын үзләре дә яратып укый, яшьләрне дә бу язылырга өндиләр.


Вәсилә Тимерова, 40 ел стажлы мөхтәрәмә мөгаллимә:

— «Актаныш таңнары» булмаса, дөнья сансыз!!! Вәсим Хуҗаҗан улына бик зур рәхмәт! Ул авылдашларын онытмый, һәрвакыт кайгыртып тора. Саулык, бар эшләрендә дә уңышлар аңа!
Газетаның эчтәлеге бик бай, язмалар тулысынча безгә район сулышыннан, республика вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.


Әнүзә Шәйхетдинова, олуг хөрмәтле укытучы:

— "Актаныш таңнары«на быел языла алмыйча калган идем. Балалар шәһәр җиренә кунакка алып киткән иделәр. Менә куаныч, Ходайның рәхмәте! Быел да рәхәтләнеп укыйчакмын икән. Уңышлар юлдаш булсын сезгә! Бөтен яңалыкларны белеп торам газета аша. Соңгы битеннән гадәттә укый башлыйм «Актаныш таңнары» газетасын. 

 

Газетабызны шулай үз итүләренә, чуракайлыларның булдыклы һәм мәгърифәтле булуларына, Вәсим Хуҗаҗановичның игелекле гамәлләренә сокланып һәм куанып кайтыр юлга кузгалдык. Рәхмәт безнең белән бергә, бердәм буганыгыз өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев