Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Иске Сәфәрдә өченче төркем инвалидның өенә су керттеләр

Иске Сәфәр авылында яшәүче өченче төркем инвалид Илфира Кунафиева озак еллар суга тилмереп яши.

Өенә су кермәгәнлектән сәламәтлеккә туймаган Илфирага су ташу бик җиңелләрдән булмый. Иске Сәфәр инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова Илфираның сусыз иза чигүенә борчыла. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова моның турыда белеп алуга авыл җирлеге башлыгы Әхәт Гыйздуллинга мөрәҗәгать итә.

Хәзерге көндә җитәкчелекнең игътибары да зур бәхет бит ул. Мүк басып ташка әйләнгән проблема ниһаять чишелеш ала- су кертү буенча эш башлана. Су торбалары, шланглар, краннар, башка кирәк- ярак материаллар иганәчеләр биргән акчага сатып алына. Илфираның бертуган  энесе дә бу эштән читтә калмый. Йортка су торбалары өчен чокыр казыйлар, үзәк трассадан шланглар сузалар. Өйнең кухня ягына суны үткәреп бетергәч, раковинага ага торган итеп көйлиләр. Шулай итеп уртак көч белән челтер су Илфираның өеннән үк ага башлый.

Районыбызда элементар уңайлыклары булмаган йортларда яшәүче инвалидлар тагы да бар әле. Аларның бөтенесен дә Фәйрүзә Сөнгать кызы барлап тора. Әмма һәммәсенә дә  берьюлы ярдәм итү мөмкин түгел. Менә шулай иганәчеләр, җитәкчеләр  ярдәме белән генә башкарыла торган эш бу. Безгә исә бер-беребезгә, әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлы булып, хәлләрен белешеп яшәү мотлак. Кайчагында бер җылы сүз дә җанга рәхәтлек биреп, иңнәргә канатлар куя бит. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев