Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Чуракай авылында яшәүче райондашыбызга 100 яшь!

Озын гомерлеләр сафын арттырып, Чуракай авылында яшәүче Мәгъфия Мансур кызы Шәймәрдәновага 100 яшь тулды. Актанышның Ак әбисен районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та беренчеләрдән булып котлап кайтты.

Чуракай авылының Ак әбисе Мәгъфия апаны бүген күркәм гомер бәйрәме- 100 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләдек. Гел шулай шат күңелле булып калсын. Сәламәт булып, туганнарын, якыннарын сөендереп яшәргә язсын!- дип гасыр яшьтәшен котлады Ленар Рафкович үзенең телеграм-каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев